Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ун ел узгач

"Нократ дулкыннары" радиотелекомпаниясе журналисты, районыбызның күренекле җырчысы Ландыш Ибраһимова-Бабаниязова кызыклы очрашуда булып кайтты. Моннан ун ел элек - 2002 елның 12 июнендә халыкара, бөтенроссия һәм бөтендөнья олимпиадаларында, төрле иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган 52 укучы Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашкан булган. Ул чакта спикер талантлы яшьләр...

"Нократ дулкыннары" радиотелекомпаниясе журналисты, районыбызның күренекле җырчысы Ландыш Ибраһимова-Бабаниязова кызыклы очрашуда булып кайтты. Моннан ун ел элек - 2002 елның 12 июнендә халыкара, бөтенроссия һәм бөтендөнья олимпиадаларында, төрле иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган 52 укучы Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашкан булган. Ул чакта спикер талантлы яшьләр белән кабат ун елдан очрашырга вәгъдә биргән. Узган ел Твиттерда моның турында искә төшереп, шул очрашудан фоторәсемне Интернетта урнаштырып, анда үзләрен таныган егет-кызлардан хәбәрләр көтеп калуын белдергән иде. Бу көнне парламент ишекләрен егермеләп егет һәм кыз ачып керде. Спикер хәзерге вакытта Татарстанда "Алгарыш" грантлар программасы тормышка ашырылуын, әмма бүгенге очрашуга килгән яшьләрнең - ун ел элек сәләтле кыз-малайларның үзе өчен һәрвакыт беренчеләрдән булуын билгеләп үтте. Ул чакта талантлы балаларны барлау һәм ярдәм итүгә корылган эшнең бүгенге көндә дә дәвам итүен белдерде. Уңышка ирешүдә сәләтнең, ата-аналардан күчкән геннарның гына түгел, тырышлык һәм тир түгүнең дә зур роль уйнавын ассызыклады. "Без бөтен республикага талантлы яшьләрне бөртекләп җыярга кирәклеген күрсәтергә телибез. Бу республикабыз социаль-икътисади яктан үссен өчен кирәк. Сез инде яшь кенә булуыгызга карамастан, тормышка әзерсез һәм уңышка ирешкәнсез", - диде ул, бүген очрашуга килгән яшьләрнең тормышта үз урыннарын табуына, үз имиджы булуына шатлануын белдереп. Очрашуда катнашучыларны ТР Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштырдылар, алар өчен экскурсия дә оештырылды. Яшь талантлар ТР Дәүләт Советы карамагындагы Яшьләр иҗимагый палатасы әгъзалары белән дә күреште. Ахырдан истәлеккә фотога төштеләр. Ландышыбыз, 10 ел элек булган очрашудагы кебек, истәлеккә җыр "бүләк итте". Бүгенге тормышы, ирешкән уңышлары турында ТНВ каналына интервью да бирде. Шәхси тормышыңда һәм иҗатыңда зур уңышлар сиңа, Ландыш! Рәсемдә: Ландыш Ибраһимова-Бабаниязова әлеге очрашуда.

Алсу Спиридонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X