Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тырыштан тир кипмәс

Чәчү темпы быел Мамадышта башка елларга караганда да бик яхшы бара, дип китте республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов. Минневәрис Мингалиев Якшәмбе көнне ул "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмаларында, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятендә, Усали агрохимикларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышып чыккан иде. Хуҗалыкларыбызда уҗымнар белән күпьеллыкларны...

Чәчү темпы быел Мамадышта башка елларга караганда да бик яхшы бара, дип китте республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов.

Минневәрис Мингалиев

Якшәмбе көнне ул "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмаларында, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятендә, Усали агрохимикларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышып чыккан иде. Хуҗалыкларыбызда уҗымнар белән күпьеллыкларны тукландыру һәм тырмалау, туңга сөрелгән участокларда дым каплату төгәлләнгән иде инде. "Азык-төлек корпорациясе" бәйрәм көннәрендә иртә бөртекле культуралар чәчүен төгәлләүгә дә иреште. Азык культураларын да планлаштырылган мәйданнарының өчтән икесендә чәчеп куйганнар инде алар. "Тәкәнеш" агрофирмасы бөртеклеләр чәчүен яртылаш төгәлләгән иде. Биредә көн саен 400 гектардан артык җир чәчеп, агрегатлар көнлек нормаларын арттырып үтәп баралар. Эш фронты бодай, борчак һәм солы планлаштырылган мәйданнарга күчкән. -Яңгырлар комачауламаса, эшне унберенче майларга төгәллибез,"-ди агрофирманың баш агрономы Зөфәр Шәмсетдинов. Маллар өчен азык катнашмалары чәчү дә башланган. Кукуруз үстереләчәк басуларын да әзерли башлаганнар. "Нократ"агрофирмасы басуларында ике дистәдән артык агрегат эшли иде. Алар да бөртеклеләр чәчүе экваторын узганнар. Азык катнашмалары чәчүен дә төгәлләп киләләр иде. Бәйрәмнәрдән соң кукурузлары гына калачак. Агрофирмада механизаторлар арасында ярыш та оештырылган. Беренче өч урынга чыгучыларга бүләккә маллар бирү каралган. Хәзергә тракторчылар ярышын ике атнада 30 норма-смена эш башкарырга өлгергән Хәбир Һадиуллин әйдәп бара. Икенче урында-аның энесе Гамирҗан Һадиуллин. Өченче урында баручы Иван Зайцев "МТЗ-82" тракторында ике чәчкечле агрегат белән уҗымнар һәм күпьеллыклар тукландыруда, бөртеклеләрне чәчүдә 19 норма-смена эш башкарган. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыятендә дә эшләр көйле бара. Усали агрохимиклары чәчүне төгәлләү алдында торалар. 4нче май көнне Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Могҗизалар булмый. Күпьеллык үләннәр мәңгелек двигатель түгел. Яңартып торыгыз" - дигән иде. -Быел районыбызда күпьеллыкларны бөртеклеләр астына 3,5-4 мең гектарда чәчәргә планлаштырдык. Орлыклар җитәрлек,-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Усали агрофирмасы, "Трудовик-орлык" агрофирмасы, "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте бу эшне башлап та җибәрделәр. Минсәгыйрь Нуртдинов малларны көтүгә чыгару, җәйге лагерьларны әзерләү мәсьәләләрен дә күтәрде. "Тәкәнеш" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсендә сыерларны 1нче май бәйрәменә кадәр үк көтә башлаганнар иде. Хәзер инде агрофирмада унга якын көтү оештырылган. -Мин Мамадышта, кыр эшләренең оештырылышыннан канәгать. Темп югары,-дигән нәтиҗә ясады министр урынбасары. Рәсемдә: "Тәкәнеш" агрофирмасы механизаторы Фәрит Галәветдинов быел да агрегатын югары җитештерүчән эшләтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X