Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тулып аксын бәхет чишмәсе

Югары Сон авылында гомер итүче Венера апа белән Рәфгать абый Хәевлар йортында бу араларда чираттагы бәйрәм көтелә: гаилә башлыгының 80 яшьлек юбилеена барлык балалар һәм оныклар җыелачак. "Җаваплы урыннарда эшләгәч вакытлары тар, бик кайтып йөри алмыйлар хәзер",-ди әниләре. Шулай да, әти-әни моның өчен улларына-кызларына үпкәләп утырмый, киресенчә, һәркайсы турында горурланып...

Югары Сон авылында гомер итүче Венера апа белән Рәфгать абый Хәевлар йортында бу араларда чираттагы бәйрәм көтелә: гаилә башлыгының 80 яшьлек юбилеена барлык балалар һәм оныклар җыелачак. "Җаваплы урыннарда эшләгәч вакытлары тар, бик кайтып йөри алмыйлар хәзер",-ди әниләре. Шулай да, әти-әни моның өчен улларына-кызларына үпкәләп утырмый, киресенчә, һәркайсы турында горурланып сөйли.

Алар өчен сөенми мөмкинме соң?! Олы уллары Ринат-Казан авиация технологияләре фәнни тикшеренү институтында бүлек башлыгы, Руфинә-Түбән Сон урта мәктәбендә директор урынбасары, Гөлнара-җиде районга хезмәт күрсәтүче Алабуга электр челтәрләрендә баш бухгалтер урынбасары, Айдар-Актаныш районы үзәк хастаханәсендә баш табиб, югары категорияле табиб-хирург, төпчекләре Илдарны районыбызда белмәүчеләр сирәктер, ул-Мамадыш районы судында федераль судья. Биш төрле һөнәр иясенә биш төрле сөенеп яшиләр бу йортта. Үз юлын дәвам иткән Руфинәсе турында тагын да горурланып сөйли үзе дә 25 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Рәфгать абый. Быел Мәскәүдә узган Бөтенроссия рус теле фестивалендә катнашкан икән "ТРның "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесенә ия укытучы кызлары. ТР делегациясе составында барган фестивальдә чыгыш ясап, "Беренче тур җиңүчесе" Сертификаты белән бүләкләнгән Руфинә ханым. Кызларының мәгариф өлкәсендәге уңышлары, сәләте, уңган-булганлыгы педагог әти-әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Рәфгать абый тормыш юлдашын да укытучылар арасыннан сайлап ала бит. Төгәлрәк итеп әйтсәк, гаилә кору өчен укытучыны үзе тәрбияли ул. 1959 елда мәктәптә танышалар алар. Берсе-рус теле укытучысы, икенчесе-9нчы сыйныф укучысы. Тәүге күрешүдән соң берничә елдан яшьләр гомерлеккә кавыша. Бергәләп спектакльләр дә куялар, концертларда чыгыш ясыйлар. "Спектакльләрдә 71 рольдә уйнап, нинди генә образларга кермәдем. Бер дә авыр сүз әйтмәде",-ди Венера апа. Мәдәният белгече булып бераз эшләгәч, соңрак ул да укытучылык хезмәтенә алына, 38 ел буе мәктәптә укыта. Ә яшь чактагы осталыклары хәзер дә онытылмый: җырлап та алалар, бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар, Рәфгать абый нәкъ яшьлегендәгечә гармунда, фортепьянода да уйный, рәсемнәр дә ясый. Әби-бабайның төрле яклы сәләтләре балаларның балаларына да күчкән. Оныклар арасында югары белем алганнары да, студентлар да, шигырь язу сәләтенә ия мәктәп укучылары да бар. Мамадышта яшәүче Язгөлләре бию серләренә төшенә, кечкенә Булатлары быел җәй Яр Чаллыда "Беренче адымнар" фестивалендә җырлап икенче урын алып кайтты. Кияүләрдән һәм киленнәрдән уңуларын да яшерми Хәевлар. Хәер, шулай булмый мөмкин дә түгел. Шулкадәр зур хөрмәткә ия гаиләгә кияү-киленнәрнең дә иң уңганнары тупланырга тиештер, минемчә. Андый дәрәҗә еллар дәвамында ирешелгән уңышларга үрелеп килә. Рәфгать абый яшьлегендә үк үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып тора. Туган авылы мәктәбендә укытуны бер сменага гына калдыру максатларында аның җитәкчелегендә янкорма җиткерелә. Мәктәп коллективының укыту-тәрбия эшендәге уңышлары өчен 1965 елда алдынгы педагог Совет Хөкүмәтенең "Хезмәттәге батырлык өчен" медаленә һәм "РСФСР халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек була. Авылдашлары дан казанган остазны "Аяклы энциклопедия китабы" дип йөртәләр икән. Аның турында, чыннан да, шулай дип әйтергә була. Соңгы елларда редакциябезгә юллаган кроссвордлары гына да ни тора бит! Әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч эшкә 2000 елда тотынып, бүгенге көнгә 100гә якын кроссворд әзерләгән ул. 25 ел мәктәптә, 20 ел буена партком секретаре булып эшләгәндә хезмәтендә ирешкән казанышлары өчен орден-медальләр, күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән булса, бүген аның өчен иң зур бүләк-балаларының-оныкларының бәхетләре һәм уңышлары, якташларының кадер-хөрмәте.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Венера һәм Рәфгать Хәевлар. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев