Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган җирем, Татарстан!

Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем - Татарстан. Гөлшат Зәйнашева. Туган җирем, Татарстан! Никадәр күңелемә якын син! Балдай татлы суларың да, тирән күлләрең дә, биек тауларың да, диңгез кебек дулкынланып яткан иген -кырларың да - бөтенесе дә йөрәк түрендә....

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем - Татарстан.
Гөлшат Зәйнашева.
Туган җирем, Татарстан! Никадәр күңелемә якын син! Балдай татлы суларың да, тирән күлләрең дә, биек тауларың да, диңгез кебек дулкынланып яткан иген -кырларың да - бөтенесе дә йөрәк түрендә. Бүген Татарстан - сәяси, икътисади, социаль яктан тотрыклы республика. Илебез нефть эшкәртү, авыл хуҗалыгы буенча Россиядә алдынгы урыннарда бара. Халкым мул, җитеш тормышта яши. Чит илләрдән килгән кунаклар сине Швейцария, Венеция белән чагыштыра.
Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар. Аның мәйданы 68 мең квадрат километр. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда әле кечкенә дистәләгән илләр бар. Кечкенә, чөнки зурлыгы белән аны да узып киткән илләр күп. Хәер, безнең халыкның байлыгы анда яшәгән җирнең зурлыгы белән генә бәяләнми. Татарстан уңдырышлы кара туфракка, урман-суга бай. Анда тигезлекләр кайчак сөзәк таулар белән алышына. Европаның Татарстан аша узган иң зур елгалары - Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел илебез картасында зәңгәр билбау кебек. Алар буйлап зур-зур корабларда күп диңгезләргә барып җитеп була. Ә боргаланып-боргаланып, бу матур җирләрне тагын бер кат күреп калыйк әле дип, кире кайта-кайта агучы кечерәк елга, инешләрнең саны бик күп.
Борынгы бабаларыбыз - болгарлар, кыпчаклар үз илләрен «Гөлстан» дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да инде.
Минем туган ягым Урта Кирмән авылы да Татарстан Республикасының ямьле бер почмагы булып тора. Соңгы елларда авылымда күп үзгәрешләр булды: юллар салынды, йортларга газ керде, мәдәни-көнкүреш корылмалары төзү шактый уңышлы бара.
Быел Татарстан өчен юбилейлар елы. 1552 елдан соң беренче дәүләтчелеге
формасы булган ТАССР төзелүгә 95 ел, яңа дәүләтчелек формасы - Татарстан Республикасы оешуга 25 ел. Шул уңайдан газета укучылар арасында викторина тәкъдим итәм. Кем тизрәк? Җавапларны 15 нче майга кадәр җибәрергә?
1.Татарстан территориясендә Совет власте елларында нинди яңа шәһәрләр төзелде?
2.Казан шәһәрендәге урамнарның революционерлар исеме белән аталган урамнар.
3.Татар Дәуләт академия опера һәм балет театры фойесында Муса Җәлилгә бюст куелган. Әлеге бюстның авторы кем?
4.Ничәнче елда ТАССРның Мәгариф халык комиссариатының Академик үзәгендә,татар мәктәпләрендә укыту татар телендә булырга тиеш дигән карар кабул ителә?
5.1921 елгы ачлык белән ТАССР төзелү арасында нинди бәйләнеш бар?
6. 1937 елның 25 июнендә ТАССР Конституциясе кабул ителә. Әлеге конституциядән соң ТАССР гражданнарына нинди яңа хокук бирелә?
7. 1944 елда нинди электростанция төзелү ТАССРны нефть табу буенча СССРда 1 нче урынга чыгара?
8. 1934 елда ТАССР Ленин ордены белән бүләкләнә.Әлеге орденны республикага ни өчен бирәләр?
9. 1920 нче елда Вакытлы революцион комитет җирле советларга яңадан сайлаулар һәм Советларның Беренче оештыру корылтаена депутаталар сайлауны оештыра. Сайлау процесы нинди бинада уза?
10.Иң беренче тапкыр ТАССР ничә кантонга бүленгән була? Аларны санап чык.
11.Казан губернасы 12 өязгә бүленгән була. ТАССР төзелгәч аның территориясенә әлеге өязләрнең кайсылары керә?
12. Элекке Уфа губернасына кергән ике өязнең ТАССР составына керү мөмкинлеге була. Аларның язмышы 1922 елга кадәр хәл ителми. Тик соңгы исәптә алар барыбер БАССР составында калдырылалар. Сүз кайсы өязләр турында бара?
Сезгә уңышлар телим.
Марат Каюмов,
Урта Кирмән урта мәктәбе, 9 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев