Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиңдәшсез һәйкәл

Быелгы Җиңү бәйрәме Шәдче-Ямаш төбәге халкы өчен аеруча истәлекле булды. Биредә Мамадыш районында беренче булып егерменче гасырның барлык сугышларында катнашкан авылдашларына һәйкәл ачылды. Вакыт рәхимсез җиде торак пунктны берләштергән Шәдче авыл җирлегендә бүген өч сугыш ветераны, җитмеш алты тыл хезмәткәре генә калган инде. Үзешчәннәр һәм мәктәп укучылары мәдәният йортында алар...

Быелгы Җиңү бәйрәме Шәдче-Ямаш төбәге халкы өчен аеруча истәлекле булды. Биредә Мамадыш районында беренче булып егерменче гасырның барлык сугышларында катнашкан авылдашларына һәйкәл ачылды.

Вакыт рәхимсез җиде торак пунктны берләштергән Шәдче авыл җирлегендә бүген өч сугыш ветераны, җитмеш алты тыл хезмәткәре генә калган инде. Үзешчәннәр һәм мәктәп укучылары мәдәният йортында алар өчен олы бәйрәм ясадылар. Ветераннар хөрмәтенә сугыш чоры җырлары да, шигырьләр дә яңгырады. Ахырдан мәдәният йорты янындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлгә бергәләп чәчәкләр салынды. Һәм... тантана Ямаш авылында дәвам итте. Биредә районыбызда тиңе булмаган-егерменче гасыр сугышларында катнашкан һәм башларын салган авылдашларына багышланган һәйкәл ачылды. Рус-япон, беренче бөтендөнья, гражданнар, Бөек Ватан, әфган сугышларын үзенә сыйдырган ул. Бу хәтер комплексын эшләүнең инициаторы, архитекторы һәм башкарып чыгучысы-отставкадагы офицер Рафаэль Габдрахманов. "Мондый һәйкәлне салу фикере полковник абыем Хәйдәр белән сөйләшеп утырганда туган иде,"-дип искә ала Рафаэль ага. Егерме елдан соң бу ике туганның теләкләре тормышка аша. Ветеран һәйкәл җиткерү эшенә үзенең хәләл пенсиясе белән тотына. Авыл җирлеге дә, муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та аңа ярдәмгә киләләр. "УПТК", коммуналь хезмәтләр җәмгыяте, "Татавтодор" филиалы җитәкчеләре булышлык күрсәттеләр,"-дип искә алып үтте ул һәйкәлне ачу тантанасында. Бәйрәмне күрергә чит төбәкләрдә гомер кичерүчеләр дә кайткан иде. Барысы ике йөзгә якын ямашлының исемнәре мәрмәргә уеп язылган. Аларны ачыклау өчен Рафаэль әфәндегә архивларга да мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Тантанада муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевич, район ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова, җирлек башлыгы Валерий Шрыков, авылның хезмәт ветераны Венера Шиһабиева тәбрикләү сүзләре белән чыктылар. Мамадыштан кадетлар, Шәдчедән укучылар да килгән иде. Һәйкәлнең авылның уртасында, мәчет һәм мәктәп янында җиткерелгән булуы да зур әһәмияткә ия, бу аның тәрбияви көчен арттырачак.

Минневәрис Мингалиев

Районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов Рафаэль Габдрахмановка Рәхмәт хаты тапшыра. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X