Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәүге кыңгырау

Иртәгә мәктәпләр өч айлык җәйге каникулдан соң янәдән кыңгырау чыңына, балаларның шат авазларына күмеләчәк. Ә кемдер белем бирү учреждениеләренең бусагаларын тәүге мәртәбә атлап керәчәк. Әлеге мизгел аларның күңелләрендә озак сакланыр дип ышанасы килә. Моннан дистәләрчә ел элек 1нче сентябрь көнне мәктәпкә ясалган беренче адымнар бүген хәтерләрдә ничек саклана соң? Рәшит...

Иртәгә мәктәпләр өч айлык җәйге каникулдан соң янәдән кыңгырау чыңына, балаларның шат авазларына күмеләчәк. Ә кемдер белем бирү учреждениеләренең бусагаларын тәүге мәртәбә атлап керәчәк. Әлеге мизгел аларның күңелләрендә озак сакланыр дип ышанасы килә. Моннан дистәләрчә ел элек 1нче сентябрь көнне мәктәпкә ясалган беренче адымнар бүген хәтерләрдә ничек саклана соң? Рәшит Гарипов, Мамадыш шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе: -Минем белем дөньясы белән танышуым 1978нче елда Урта Шүләңгер авылы башлангыч мәктәбенең өйрәнчек сыйныфына йөрүдән башланды. Ул чорларда 1нче класска кергәнче балалар, "Әлифба" серләренә төшенү өчен, өченче сыйныф укучыларына беркетеләләр иде. Ә инде бер елдан безнең гаилә Мамадышка күчеп килде һәм мин 3нче санлы урта мәктәпнең Ушма аръягындагы бинасына йөри башладым. Укыту рус телендә булганлыктан, "Әлифба"ның кирәге калмады - "Букварь" өйрәнергә туры килде.Белем дөньясына алып кереп, безгә башлангыч белемне биргән Анастасия апа Сергинаның дәресләрен бүген дә сагынып искә төшерәм.

Алсу Халикова, ТР буенча ФКИнең 26нчы бүлеге начальнигы: -Иртәгә мәктәпкә барасы дигән көнне Кыравылга Ринат абыебыз Миннәхмәтов белән туган нигезгә кунакка кайттык. Ринат абыйның әнисе чәчәкләр үстерергә ярата иде. Төрле чәчәкләрдән бәйләм әзерләп, аны шәһәргә кайткач, суга тыгып куйганымны хәтерлим. Икенче көнне әти-әни алып биргән портфельне асып, өскә өр-яңа форма киеп, 2нче санлы мәктәпнең икмәк кабул итү предприятиесе янындагы башлангычлар белем ала торган бинасына киттек. Рәсми өлеш нидән гыйбарәт булгандыр, анысын анык кына хәтерләмим. Ләкин миңа сыйныфташларым "Букварь"не өйрәнгәндә кызык түгел иде. Чөнки мин укый белә идем инде: миңа әни ягыннан әбием мәктәпкә кергәнче үк хәрефләр танырга, язарга өйрәтте.

Салават Гыймранов, шәһәрдәге 2нче санлы лицей директоры: -Моннан 32 ел элек Көек-Ерыкса мәктәбенең 1нче сыйныфына барган көн бүген дә күз алдымда тора. Безне - 36 баланы Гөлзифа апа Гатина каршы алды һәм сыйныфка алып керде. Барыбызның да кулларында табигать кочагыннан җыйган чәчәкләр бәйләме иде. Безгә бүләк ителгән дәфтәр-каләмнәр, линейка һәм башка уку кирәк-яраклары тутырылган тартманы егерме ел чамасы кадерләп сакладым. Шул чагында алган хисләрне һәр елның 1нче сентябрь көнендә кичерәм, бу датаны зур түземсезлек белән көтеп алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев