Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Теплицадан заводка

Соңгы вакытта фермерлыкка кыстыйлар, теплицалар төзеп, яшелчә үстерергә өндиләр. Ә анда үскән продукцияне аннары нишләтәсең? Хәсәнов. Мамадыш Әлеге сорауга Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Дәрҗеманов җавап бирә. -Кем яшелчәчелек белән шөгыльләнә, яисә җыена, киләчәктә аларга юл ачылачак. Июнь аенда "Алабуга" ирекле икътисадый зонасында "Ак дачалар"...

Соңгы вакытта фермерлыкка кыстыйлар, теплицалар төзеп, яшелчә үстерергә өндиләр. Ә анда үскән продукцияне аннары нишләтәсең? Хәсәнов. Мамадыш Әлеге сорауга Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Дәрҗеманов җавап бирә. -Кем яшелчәчелек белән шөгыльләнә, яисә җыена, киләчәктә аларга юл ачылачак. Июнь аенда "Алабуга" ирекле икътисадый зонасында "Ак дачалар" исеме астында яшелчә-салатларны эшкәртү заводы файдалануга тапшырылачак. Ул биредә әзерләнгән продукция белән "Макдональдс" кафесы челтәрләрен тәэмин итеп торачак. Шунысы мөһим, компания белән алдан килешү төзелә һәм продукциягә билгеле бер (фиксацияләнгән) бәя куела. Мәсәлән, "Айсберг" салатының бер килограммы майда 34,55 сум торса, җәйге айларда ул 27,24 сум булып, ә инде октябрьдән элекке бәясенә кайтачак. Башка төрләренең бәяләре дә начар түгел. Завод белгечләре яшелчәләрне һәм салатларны үстерү буенча агрономик ярдәм күрсәтәчәкләр. Продукция аларның таләпләренә җавап бирергә тиеш. Шул ук вакытта завод халыктан, фермерлардан ачык һавада үскән бәрәңге, кишер, чөгендер дә сатып алырга җыена. Ләкин аларның сыйфатлары стандарт таләпләргә туры килергә тиеш. Алабуга һәм Түбән Кама районы фермерлары, әлеге төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр алар белән инде килешүләр төзегәннәр. Киләсе айда "Макдональдс" компаниясе менеджерлары, муниципаль район башкарма комитеты чакыруы буенча, шәһәребезгә киләчәкләр. Әлеге төр белән шөгыльләнүчеләр үзләрен кызыксындырган сораулар турында тулырак мәгълүматны бүлектән ала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев