Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар телен яратып өйрәнәм

Мин, рус милләтеннән, ләкин кызыксынып татар телен өйрәнәм. Моның сәбәпләре берничә: Татарстанда яшәп, дәүләт телен белмәү, минемчә, дөрес түгел; җирле халык белән татарча аралашасым килә: тагын татар теле, француз теле кебек, матур яңгырый, чишмә кебек челтерәп тора. Ксения Сидорова, Мамадыш шәһәренең 4нче санлы урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Татар телен...

Мин, рус милләтеннән, ләкин кызыксынып татар телен өйрәнәм. Моның сәбәпләре берничә: Татарстанда яшәп, дәүләт телен белмәү, минемчә, дөрес түгел; җирле халык белән татарча аралашасым килә: тагын татар теле, француз теле кебек, матур яңгырый, чишмә кебек челтерәп тора. Ксения Сидорова, Мамадыш шәһәренең 4нче санлы урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Татар телен тырышып өйрәнүләремнең нәтиҗәләре дә бар. Менә 3 ел инде район олимпиадаларында катнашам, призлы урыннар алам. Быел да Алабуга шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия конференциясендә III урын, якташыбыз Хуҗа Бәдигый укуларына багышланган республика конкурсында III урын, Телләр көне уңаеннан, Казан Федераль университеты уздырган III республикакүләм конкурста катнашып, I урынны алдым. Бу конкурсларда миңа татарлар арасында чыгыш ясарга һәм жюрида утырган мәртәбәле кешеләрнең сорауларына җавап бирергә туры килде. Минем рус кызы булуыма шикләнүчеләр дә табылды. Уңышларым өчен мин укытучым һәм фәнни җитәкчем-югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Мәхмүтовнага бик рәхмәтлемен. "Татар теле нигә кирәк?"-дип сораучыларга җавабым бер генә: "Кеше никадәр күп телләр белсә, шулкадәр яхшырак". Киләчәктә тәрҗемәче булырга телим. Хәзер 3 телне: инглиз, рус, татар телләрен яхшы беләм. Киләчәктә француз һәм испан телләрен өйрәнергә хыялланам. Без, Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләре, татарча аралаша алабыз, татар теленә, татар халкына, аның үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт белән карыйбыз. Татар иле-безнең дә туган җиребез бит. Һәр татар кешесе кебек без дә шушы якны, шушы туфракны яратабыз. Республикабыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Киләчәктә татар теле үзенең лаеклы урынын табар дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X