Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тагын су җитми

-Җәй җитүгә Мамадышта су җитми башлый. Май ае гына булса да, линияләрдә басым кимеде инде. Быел бөтенләй сусыз утыртырга җыеналармы әллә? Сергей. Сорауга "Мамадыш су каналы" генераль директоры Руслан Чернов җавап бирә: -Һава температурасы күтәрелүгә халыкның су куллануы арта. Быел май аенда ук гадәти булмаган югары температура тора. Линияләребезнең иске...

-Җәй җитүгә Мамадышта су җитми башлый. Май ае гына булса да, линияләрдә басым кимеде инде. Быел бөтенләй сусыз утыртырга җыеналармы әллә? Сергей.

Сорауга "Мамадыш су каналы" генераль директоры Руслан Чернов җавап бирә:

-Һава температурасы күтәрелүгә халыкның су куллануы арта. Быел май аенда ук гадәти булмаган югары температура тора. Линияләребезнең иске булуын барыбыз да белә. Җир астында без күреп бетерми торган тишекләр дә шактый булырга мөмкин. Бакчаларга да су сиптерә башладылар. Без халыктан да суны сакчыл тотуларын сорыйбыз. Шәһәр өлешендә мәсьәләне хәл итү өчен, Пузанкада казылган скважинадан су суыртуны башлап җибәрәчәкбез. Бүгенге көндә анда башня утыртыла. 25нче майдан да соңга калмыйча ул Галактионов урамына тоташтырылачак. Ушма аръягына "Трудовик"тан ике километр ярым озынлыкта яңа линия сузылды. 28нче майга кадәр аннан да су килә башлаячак. "Мамадыш" совхозы бистәсендә, яңа төзелешләр зонасында да су проблемасын хәл итү белән дә шөгыльләнәбез. Ташлы авылында өч скважина бар. Акча түләмәгән өчен алар электрдан өзелгән булган. Шушы араларда аларны да эшләтеп җибәрәбез. "Омар" агрофирмасы башнясын үзебезнең баланска күчерү артыннан да йөрибез. Боларны хәл итеп бетерсәк, Красная Горка белән "Мамадыш" совхозы бистәсендә дә су белән тәэмин ителеш күпкә яхшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев