Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Табигать үпкәләре”н үпкәләтмик

"Бурдан кала, уттан юк,"-ди халык. Гадәттән тыш хәлләрне тикшерү белән шөгыльләнүче белгечләр әйтүенчә, янгын чыгу сәбәпләренең 99 проценты кеше факторы белән бәйле. Николай Зюрин Җәе буе диярлек Ерак Көнчыгышта һәм Себердә урманнардагы янгыннар да үзләреннән үзләре килеп чыкмаганнардыр. Идел буе Федераль округын да читләтеп узмаган бу афәт. Барлыгы 1260 гектар...

"Бурдан кала, уттан юк,"-ди халык. Гадәттән тыш хәлләрне тикшерү белән шөгыльләнүче белгечләр әйтүенчә, янгын чыгу сәбәпләренең 99 проценты кеше факторы белән бәйле.

Николай Зюрин

Җәе буе диярлек Ерак Көнчыгышта һәм Себердә урманнардагы янгыннар да үзләреннән үзләре килеп чыкмаганнардыр. Идел буе Федераль округын да читләтеп узмаган бу афәт. Барлыгы 1260 гектар мәйданда урманнар зыян күргән. Иң зур бәлагә тарыган төбәк -күрше Башкортостан республикасы икән. Бу турыда ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан уздырылган видеоконференциядә хәбәр ителде. Җөмһүриятебезнең "табигать үпкәләре"н әлегә бу афәт читләтеп уза. Ләкин моның белән тынычланырга ярамый. 13 муниципаль берәмлектә 5нче дәрәҗә янгын куркынычы игълан ителгән. Агымдагы елда янгын сүндерүчеләргә, урманчылыкларга, утка каршы көрәш максатында, дистәләрчә махсус техника бирелгән. Бүгенге көндә районыбызда торак пунктларын, урман массивларын күзәтчелек астында тоту өчен 41 опертөркем оештырылды. Игътибар аеруча агачлыкларга якын урнашкан Дружба, Комазан урманчылыгы, Рәхмәт Аланы, Соколка урманчылыгы бистәләренә юнәлтелгән. Аларга якын "табигать үпкәләре" тирәләре сөрелеп чыккан. Халык арасында аңлату эшләре дә тиешле дәрәҗәдә оештырылды. Кисәтү такталары, шлагбаумнар кешеләрне урманга керүдән тоткарлый. Янгыннан саклау буенча Мамадыш гарнизоны әзер тора. Моннан тыш, бәла-каза килеп чыга калса, аларга каршы көрәшү, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү максатында өстәмә рәвештә 234 кеше һәм 35 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Ничек кенә булмасын, бу проблема катастрофага әверелмәсен өчен, гражданнар бүгенге кызу көннәрдә массивларга ял итәргә чыгудан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре басу-кырларда салам яндырудан тыелып торсалар, комачау итмәс. Гомумән, урманнарда йөргәндә югарыда телгә алынган гыйбәрәне һич тә исебездән чыгармасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X