Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышчан характерына елмаю бик килешә

Район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Әлфия Корчагинага язмыш төрле сынауларны күп бирде. Тик ул бервакытта да куелган максаттан читкә юнәлмәде. Наталья Якимова Эштә Әлфия Хәлимовнаны 80нче еллардан ук хәтерлим. Ул чорда прокуратурада, корабльдәге кебек, хатын-кызлар сирәк очрый иде әле... Бу вакыт эчендә аның нурлы йөзендәге елмаюы әз генә дә үзгәрмәгәнлегенә...

Район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Әлфия Корчагинага язмыш төрле сынауларны күп бирде. Тик ул бервакытта да куелган максаттан читкә юнәлмәде.

Наталья Якимова

Эштә Әлфия Хәлимовнаны 80нче еллардан ук хәтерлим. Ул чорда прокуратурада, корабльдәге кебек, хатын-кызлар сирәк очрый иде әле... Бу вакыт эчендә аның нурлы йөзендәге елмаюы әз генә дә үзгәрмәгәнлегенә игътибар иттем. -Чын-чынлап куркыныч булган вакыйганы исеңә төшер дисеңме?! 90нчы еллар уртасында бик күп булды алар,-дип сөйләп китте әңгәмәдәшем.-Шулай бервакыт, мин кизү торган көнне, прокуратурада телефон шалтырады: "Дружба" поселогында берәү абыйсына аткан, коралы бар!" Кыш көне салкын "УАЗ"икта мин, оперуполномоченный һәм участковый ерак юлга кузгалдык. "Кирәге чыкса, тоткарлау төркемен чакыртырсыз!"-дип калдылар. Өйдә мәктәп яшендәге улым үзе генә... Тик эш эш инде, бурычлардан азат итүче юк. Эчке сиземләвем белән юл өстендәге участок хастаханәсенә сугылырга кирәклеген тойдым: зыян күрүче шундадыр, бәлки аннан сорау алып булыр. Хастаханә янына туктадык кына, "Ашыгыч ярдәм" кузгалып маташа. Гаепләнүчене район үзәгенә озатулары икән. Нинди коточкыч гамәл кылуын төшенгән дә, үзе дә атылырга булган. Әлфия Корчагина район суд бинасына куелган бомбаны да исенә төшерде. Прокуратурада 28 ел хезмәт итү дәвамында аның кулы аша күп томлы эшләр узган. Һәрвакыт уяулык, гаделлек таләп итүче бу хезмәттә кечкенә генә читкә тайпылу да разведчикның уңышсызлыгына тиң. Бер кешене хөкемгә тарту-нәсел шәҗәрәсе язмышын хәл итү бит. Янаулар булганмы? Сүзсез дә аңлашыла, әлбәттә... "Рәхмәт" ишеткәнме? Төрмәдә утырып кайткан ир, иң беренче эше итеп, аңа хәлне дөрес аңлап бәяләгәне өчен рәхмәт белдерергә кергән. Гаиләдә Олы улы Руслан, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, әнисе сукмагыннан атлый. 2013нче елның 4нче апреленнән Әлки районы прокуратурасын җитәкли. Кечкенәсе Артур шәһәребездәге өченче санлы мәктәпнең алтынчы сыйныфында белем ала, укудагы, музыкадагы уңышлары белән шатландыра. Отставкадагы хәрби әтисе белән алар-менә дигән чаңгычылар. Корчагиннар гаиләсендә спортны, сәламәт яшәү рәвешен үз итәләр. Табигатькә, урманга сәяхәтләр гаиләгә матур тәэсирләр өсти, Артурның аннан җыеп кайтып, сәнгать әсәрләренә әйләндергән эшләнмәләре Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре балалары конкурсында инде берничә ел рәттән беренчелекне яулый. Әнисе Флюра апа гаилә әгъзаларының һәркайсының кадер-хөрмәтенә күмелеп яши. 2011нче елның 5нче октябреннән Әлфия Корчагина-район прокуроры урынбасары. Барлык ярдәмчеләрнең эше өчен җавап бирә. Судта гражданлык эшләре буенча дәүләт гаепләүчесе буларак чыгышлар ясый (2012нче елда-300дән артык, быел 100дән артык эш). Районда балигъ булмаганнар турында закон үтәлешен, хезмәт законлылыгы тормышка ашуын күзәтә, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек, халыкны хокукый яктан агарту өчен җавап бирә. Досье Дәүләт бүләкләре: РФ Прокуратурасының "Законга тугрылык өчен" беренче дәрәҗәле билгесе; "Россия прокуратурасының 290 еллыгы" медале.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев