Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Степан Разин, Максим Горький һәм татарлар

Әлеге бөек затлар үзләрен татарлар белән бер исемлектә күреп үпкәләмәсләр иде, чөнки аларның идел киңлекләрендә бергәләп гомер кичерү урыннарын тарихтан сызып ташлап булмый. Моның өстенә, Горькийның "Университетлары"н-да Казанга зур урын бирелгән. бер сәүдәгәр хатынына җавапсыз мәхәббәте нәтиҗәсендә үз-үзенә атарга да маташып карый ул, шуның өчен чиркәү карары белән берничә көнгә...

Әлеге бөек затлар үзләрен татарлар белән бер исемлектә күреп үпкәләмәсләр иде, чөнки аларның идел киңлекләрендә бергәләп гомер кичерү урыннарын тарихтан сызып ташлап булмый.

Моның өстенә, Горькийның "Университетлары"н-да Казанга зур урын бирелгән. бер сәүдәгәр хатынына җавапсыз мәхәббәте нәтиҗәсендә үз-үзенә атарга да маташып карый ул, шуның өчен чиркәү карары белән берничә көнгә ирегеннән дә мәхрүм ителә. Кыяфәте буенча Горький татарга бөтенләй охшамаса да, Италиядә озак еллар яшәгәндә дә, татар түбәтәеннән аерылмый. Степан Разин да, түбәтәйдән йөрмәсә дә, күп тапкырлар татарлар белән аралашкан, үзенең Персиягә яуга йөрүләре вакытында чибәр персия кызына өйләнеп, барыбер ислам белән бәйләнешкә кергән, элекке хатынының акылсыз көнләшүе нәтиҗәсендә ул аны берничә елдан соң "дулкын кочагына" атарга мәҗбүр булган. Элекке хатынын үзвакытында патша воеводасы Юрий Долгорукийдан тартып алган булган, тегесе ачудан патшага юлбасарны бер атнадан Мәскәүгә тотып китерергә вәгъдә иткән. Әмма аны берничә елдан соң, анда да аннан үч алу өчен яңадан элекке воеводасына кайткан хатыны ярдәме белән генә тотып алып кайта ала.
Кешеләр төркемендә хатыны белән янәшә торучы үзенең кан дошманы һәм көндәше Юрий Долгорукийны күргәч, плахада ятучы Степан Разинның күзләрендә мәхәббәт һәм нәфрәт бергә ялтырый. Хатынның кулларындагы, беренче хәзинәсен күмгәндә очраклы рәвештә онытып калдырган үзләре нәселе хачы да игътибарыннан читтә калмый.
Әмма бу тарихи шәхесләр арасындагы элемтә Идел киңлекләре белән генә чикләнми. 18нче гасыр башында чиркәү рөхсәте белән Степан Разинның этләр һәм күселәр тарафыннан кимерелгән, бер-берләреннән аерылган сөякләре күмелгән иске татар Мәскәү зираты урынында Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы төзеп, аларны Сталин тагын да ныграк төеннәр белән бәйләде.
Вәрис Гали тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X