Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шикәрем син, балым син

Аның исеме телдән төшкәне юк. Төрле даирәләрдә күренекле кеше булуына карамастан, ул үзенең абруе белән масаймый, һәркем өчен ачык һәм гап-гади булып кала белә. Берсе өчен остаз, икенчесенә акыллы киңәшләр бирүче, тугры дус... Тырыш, нык ихтыяр көчле, кыю, үҗәт, сулмас хатын-кыз гүзәллегенә ия, тиздән 75 яшен билгеләп үтәчәк легендар шәһәрдәшебез...

Аның исеме телдән төшкәне юк. Төрле даирәләрдә күренекле кеше булуына карамастан, ул үзенең абруе белән масаймый, һәркем өчен ачык һәм гап-гади булып кала белә. Берсе өчен остаз, икенчесенә акыллы киңәшләр бирүче, тугры дус... Тырыш, нык ихтыяр көчле, кыю, үҗәт, сулмас хатын-кыз гүзәллегенә ия, тиздән 75 яшен билгеләп үтәчәк легендар шәһәрдәшебез Раиса Сахарнованың тормыш юлы бик җиңел үткәндер кебек тоела иде миңа. Тик кеше язмышын матур фамилия генә билгеләми икән шул. 1937нче елда Буа районының Рус Сорокамыш авылында дөньяга килә ул. Ике абыйсы һәм бер сеңлесе өчен өлкән апа була. Әтисе урманчылыкта, әнисе спирт заводында эшли. Умартачылык, бакчачылык һәм хуҗалык эшләре әлбәттә олы кыз җилкәсенә төшә. Сугыш гаиләне әлләни җимерә алмый: яу кырына киткән әтисе, аягы яраланып өч айдан кире әйләнеп кайта. Аны Буа райпосы рәисе итеп билгелиләр. Мәктәпне уңышлы тәмамлаган кыз Казан педагогия институтының чит телләр факультетында немец теле өйрәнә башлый. Ашказанына операция ясалган әнисенең хәле кисәк мөшкелләнә. Эчендә хирургия җиһазы калдырганнар икән. Раиса өенә, әнисенә якынрак булу максаты белән Буа яшелчә-җиләк-җимеш техникумында укуын дәвам итә. Тик бу корбаннарның мәгънәсе калмый: кызның мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын медицинадагы салкын караш җиңә. Дүрт бала әнисе бик каты газапланып вафат була. Раиса техникумда бергә укыган иптәшенә кияүгә чыга. Александр Михевнин аны безнең якларга алып кайта. Тик кыз икенче яртысы итеп үзенең гел киресен сайлаган булып чыга: йомшак характерлы, җаваплылыкны үз өстенә беркайчан алмаучы ир. Раиса кечкенә сеңлесе Марияны үзе тәрбиялиячәген әйткәч, гаиләдән чыгып ук китә. Иң якын кешесенең хыянәте аны сындырмый, каты бәгырьлегә әйләндерми. Улына, эшенә, кешеләргә, тормышка карата мәхәббәт уты сүнми. 1970нче елда ул зоотехник һөнәре үзләштерә, "Мамадыш" совхозында сыер савучылар бригадиры булып эшли башлый. 1972нче елда аны Красная Горка авыл советы рәисе итеп сайлап куялар. Бу як халкына 21 ел буе тугры хезмәт итә ул. "Почет билгесе" орденына һәм "Фидакарь хезмәте өчен" медаленә лаек була. Партия оешмасы секретаре буларак, аңа иң җитди чараларда җитәкчелек итәргә һәм халык исеменнән чыгышлар ясарга туры килә. 1974нче елда "Мамадыш" совхозының беренче бүлекчәсе управляющие вазыйфасын башкара. Җиде елдан соң "Госстрах" директоры. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, агентлыкның хәзерге бинасын торгызуда Раиса Сахарнованың көче күп кергән. Фатиры музейны хәтерләтә. Төрле дәрәҗәдәге күпләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр... Аларның һәркайсы Раиса Ивановнаның һөнәри осталыгына, иҗади хезмәтенә соклану, зур ихтирам һәм хөрмәт хисләре белән сугарылган. "Бер генә көн дә игелекле эшләрсез үтмәсен!"-дигән девизына гомер буе тугры калды ул. 1996нчы елда аны районыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе итеп сайладылар. Яңа постында да максатчан эшләде, өлкәннәр тормышын җанландырды, активлыкка өндәде. Ветераннар районыбызда зур иҗтимагый-сәяси һәм хәрби-патриотик эш алып бара. Моның нәтиҗәләре дә күркәм. Раиса Сахарнованың якыннары, шул исәптән улы да Ульяновск шәһәрендә яши. Еш шалтыраталар, сирәк кайталар. Мамадышта аның туганнары булмаса да, ул үзен ялгыз хис итми. Ветераннар оешмасының рәис урынбасары булып эшләвен бүгенгәчә дәвам итә. Гаилә әгъзасы Бим исемле эт өйдәге даими кунакларны бик өнәп бетерми-бетерүен, ә хуҗабикә үзенең һәрвакыт кемгәдер кирәк булуына күнеккән. "Үземә ничә яшь икәнен искә төшереп торырга ярый паспортым бар. Ә күңелем һаман 18дә. Кемнеңдер эшне начар башкарганын күрсәм, шунда ук аны төзәтәсем, уңай нәтиҗәгә ирешәсем килә!"-ди Раиса Ивановна. Буш вакытында романнар укырга ярата. Тик аның үзенең тормыш юлы теләсә кайсы әсәргә караганда да якты, кызыклы эчтәлекле минечә.

Гөлназ Кадыйрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X