Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезон ачылды, конкурс игълан ителде

Нократ яр буенда сезон ачылды. Күпчелек мамадышлыларның яраткан урынына әверелде ул. Һәр кичне тыныч Нократка хозурланучылар, төрле төсләргә күмелгән фонтанга карап, күңелләрен тынычландыручылар, аңа сокланучылар белән тула. Ярый әле шәһәребездә шундый урын барлыкка килде. Ялгыз гына килеп тә дулкыннарның шавы астында барлык кайгыларны, борчу-мәшәкатьләрне онытырга мөмкин. Мәдәни чараларның да еш...

Нократ яр буенда сезон ачылды.

Күпчелек мамадышлыларның яраткан урынына әверелде ул. Һәр кичне тыныч Нократка хозурланучылар, төрле төсләргә күмелгән фонтанга карап, күңелләрен тынычландыручылар, аңа сокланучылар белән тула. Ярый әле шәһәребездә шундый урын барлыкка килде. Ялгыз гына килеп тә дулкыннарның шавы астында барлык кайгыларны, борчу-мәшәкатьләрне онытырга мөмкин. Мәдәни чараларның да еш уздырылуын шәһәрдәшләребез хуплап каршы алдылар. Сезонны ачуга багышланган концертны тамаша кылырга да йөзләгән кеше җыелган иде. Кемдер җырлы-биюле тамаша карады, икенче берәүләр салмак адымнар белән яр буенча йөрде. Аттракционнарда балаларның шат авазлары тынып тормады.

Рәүф Фатыйхов, "Шәһәр хуҗалыгы" муниципаль унитар предприятиесе директоры:

-Монда сезон 30нчы апрельдә үк ачылды. Аңарчы барлык җайланмаларны карап чыктык. Билет бәяләре узган елдагыча калды: биш минутлык (батутларда - 10 минут) күңел ачу 25 сум гына тәшкил итә. Графикта үзгәрешләр кертергә туры килер, мөгаен. Узган елдан бирле эшләүгә карамастан, аттракционнар паркының исеме юк. Шуңа күрә аңа иң матур атама уйлап табучыга конкурс игълан итсәк иде.

Игътибар конкурс

1нче июньгә чаклы тәкъдимнәрне "Нократ" ("Вятка") газетасы сайтына www.mamadysh-rt.ru җибәрергә мөмкин. Конкурста җиңүчегә предприятие 500 сум акчалата бүләк һәм аттракционда бушлай күңел ачу әзерли.

Ике сәгатькә сузылган концерт вакытында тамакларын ялгап алучылар, тәм-том яратучы балалар өчен район кулланучылар җәмгыятенең һәм шәхси эшмәкәрләрнең сәүдә нокталары хезмәт күрсәтте.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X