Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Себеркең әзерме

"Питрау үтте-җәй бетте"- ди мәкаль. Димәк, себерке, дару үләннәре әзерләү сезоны да тәмамланып килә. Ашыгыгыз. Каен себеркесенең иң классик төре - каен ботакларыннан тыш аның уртасына бер яшь имән ботагын да куеп калдырасың. Имән яфракларында тәнне тирләтми торган дуплау матдәләре бар. Шул ук себеркегә бер әрем ботагын да куеп калдырырга...

"Питрау үтте-җәй бетте"- ди мәкаль. Димәк, себерке, дару үләннәре әзерләү сезоны да тәмамланып килә. Ашыгыгыз. Каен себеркесенең иң классик төре - каен ботакларыннан тыш аның уртасына бер яшь имән ботагын да куеп калдырасың. Имән яфракларында тәнне тирләтми торган дуплау матдәләре бар. Шул ук себеркегә бер әрем ботагын да куеп калдырырга була. Мунча эссесендә ул хуш ис чыгара. Болардан кала себеркегә чәчәк аткан юкә ботагы белән кычыткан да кушып калдырасың. Хуш исле зәңгәр мәтрүшкә ботагын куеп калдыру да артык булмас. Чия ботагын да кулланырга мөмкин. Себеркене иренмичә шулай итеп ясасаң, тәнгә дә шифасы була, мунчага хуш исе дә тарала. Агачны саклау максатыннан аны зур итеп ясамаска кирәк. Ул уртача - бер кул белән рәхәтләнеп чабынырлык булсын. Себерке өчен ботакларны 4-5 яшьлек каенның аскы өлешеннән генә алырга кирәк. Иң өске ботаклары себеркегә ярамый да, алар өлгермәгән була һәм чери башлый. Иң аскы ботакларын да алмагыз. Ботакларны кайберәүләр кискән җирен озын итеп чыгарып калдыра, аны төбеннән үк кисәргә кирәк, юкса озын булып чыгып калган ботак чери. Аның аркасында бөтен агач черергә дә мөмкин. Ә төбеннән үк киссәң, ул үз согында төзәлә. Себеркене, гадәттә, артык күп әзерлиләр. Аны атнага бер мунча ягылу исәбеннән генә әзерләргә кирәк. Май аенда җыелган себерке белән чабынсаң, кышка исә июньнән алып апрельне дә кертеп, барысы унбер айга дүртәрдән алсаң да, кырык бишләп кирәк. Яшь чия үсентесеннән ясалган себерке шома була, ул тәнне иркәли. Миләш себеркесен әзерләргә була. Аны чәчәк атканчы ук җыярга кирәк. Артыш себеркесе тиз кызып китә торган кешеләр өчен файдалы. Ул чәнечкесе белән түземлелеккә өйрәтә дияргә була. Аны чәчәк аткан вакытында җыю яхшы. Җәй буена кычыткан себеркесе белән чабынсаң, әйбәт инде ул. Кайнар суда пешермичә генә чабынсаң, бик каты чага, әмма файдасы да зур. Мунча себеркеләренең һәркайсы файдалы, вакытында иренмичә җыеп киптерер-гә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X