Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак бул, жаныем, суларда

Биш кешенең гомере өзелүгә сәбәп булды суда сак булмау. Агымдагы елның 17нче апрелендә Максим Починогында яшәүче М.Мартынова Козуля елгасында батып үлә. Тагын алты көннән Яңа Комазан авылы янындагы Карась күленнән Н.Сафинның үле гәүдәсен тартып чыгаралар. 9нчы июнь көнне булган көчле җил-давыл вакытында Чулман елгасында балык тотып утырган ике кешенең берсенә...

Биш кешенең гомере өзелүгә сәбәп булды суда сак булмау. Агымдагы елның 17нче апрелендә Максим Починогында яшәүче М.Мартынова Козуля елгасында батып үлә. Тагын алты көннән Яңа Комазан авылы янындагы Карась күленнән Н.Сафинның үле гәүдәсен тартып чыгаралар. 9нчы июнь көнне булган көчле җил-давыл вакытында Чулман елгасында балык тотып утырган ике кешенең берсенә судан исән-имин чыгарга насыйп булмый: С.Романченконы елга үзенә йота. Катмышта яшәүче өлкән яшьтәге Н.Сафинаның үле гәүдәсен Чулман елгасында, Чистай шәһәре турында табалар. Комазан башыннан В.Ивановның буага баруы да аянычлы тәмамлана. Күптән түгел генә су коену сезоны ачылды. Статистик мәгълүматларга караганда, әлеге чорда суга батучыларның саны ел саен бер дәрәҗәдә диярлек саклана. Шуңа күрә су коену өчен махсус бүлеп бирелгән урыннарга гына бару киңәш ителә. Шәһәрдәге пляж, "Кама" лагеренда ял итүче балалар өчен Чулман елгасындагы махсус урын сезон ачылганчы махсус комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде. Буаларда да, инешләрдә дә саклык кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев