Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәшит Гарипов: “Бу – барыбызның рухы сафлыгын күрсәтүче вөҗдан эше“

Узган елның декабрендә шәһәребездә дә гражданнардан үзара салым акчасы җыю буенча референдум үткәрелгән иде. Анда тавыш бирү хокукы булган 11 648 кешенең 67,1 проценты - 7805е катнашып, аларның 89,34 проценты, ягъни 6973е - "әйе", дип тавыш бирделәр. Авылларыбызда яңадан үзара салым акчасы җыю буенча быелның 1нче мартында икенче референдум да...

Узган елның декабрендә шәһәребездә дә гражданнардан үзара салым акчасы җыю буенча референдум үткәрелгән иде. Анда тавыш бирү хокукы булган 11 648 кешенең 67,1 проценты - 7805е катнашып, аларның 89,34 проценты, ягъни 6973е - "әйе", дип тавыш бирделәр. Авылларыбызда яңадан үзара салым акчасы җыю буенча быелның 1нче мартында икенче референдум да зур оешканлык белән узды. Ә Мамадышыбызда ул акчалар ничек җыела соң? Шул турыда кызыксынып, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гариповка мөрәҗәгать иттек.

-Рәшит Мөхәммәтдинович, үзара салым акчасы җыю шәһәребез өчен яңа нәрсә бугай?
-Шәһәрдә моны беренче тапкыр гына эшләсәк тә, тарихта узган гасырның утызынчы еллары башында ук авыл халкына үзара салым кертү турында регламент кабул ителүе билгеле. Чөнки авылларда социаль-мәдәни төзелешләр алып бару өчен өстәмә ярдәм кирәк була. Бүгенге көндә үзара салым җыю Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2013 елның 22нче ноябрендә кабул иткән 909нчы санлы "Об утверждении Порядка предоставления из бюджета Республики Татарстан иных межбюджетных трансфертов бюджетам муниципальных образований Республики Татарстан на решение вопросов местного значения, осуществляемое с привлечением средств самообложения" дигән карарына нигезләнеп башкарыла. Нинди генә эшкә то­тынсак та, финанс кыт­лыгына килеп төртеләбез. Ә бит һәркайсыбызның Мамадышыбызны матур, төзек, чиста итеп күрәсе килә! Яңа төзелүче микрорайоннардагы юлларыбызның торышы да барыбызны борчый. Беребезнең дә аларда саз ерып йөрисе, машинасы белән батып ятасы килми. Күпләр урамда ут янмаса да, юллар кардан чистартылмаса да, контейнерлардан чүп ишелеп төшсә дә, койма буйларын америка өрәңгеләре басып китсә дә: "Түрәләр кая карый?" - дип сүгәргә ярата. Ләкин шәһәрдәге проблемаларны хәл итү өчен казнадагы акча гына җитми, көн саен туып торган проблемаларны бер селтәнүдә хәл итәргә тылсымлы таягыбыз юк бит. Туган төбәгебезне төзек, чиста итү өчен халыкның үзенең дә активлыгы кирәк. Ә югарыда телгә алынган карар буенча, халыктан җыелган 1 сум үзара салым акчасына республика бюджетыннан 4 сум бүленә.
-Шәһәр халкының үзара салым акчасын бу юлы барыбызга да кагыла торган мәсьәләләргә - зиратларыбызга тотарга карар ителгән иде бит.
-Православие зираты зурайтылачак, тротуарлар ясалачак, өстәлгән өлешне койма белән әйләндереп алырга кирәк. Яңа мөселман зираты ясала башлаган иде. Аны эшләп бетерәсебез бар. Аңа бер километр озынлыкта килү юлы, зират эчендә дә үзәк юл һәм тротуарлар, коймасын тотып бетергә кирәк. Әлеге зиратлар һәркайсыбыз өчен кирәк. Бакыйлыкка күчкәч, кайберләребезне авылларына алып кайтып җирләсәләр дә, зур күпчелегебезгә мәңгелеккә Мамадыш зиратларында ятасы. "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең - каберен бел!"-дигәннәр бабайларыбыз. Хөкүмәтебез яңа зиратларыбызны йөзебезгә кызыллык килмәслек итеп ясарга мөмкинлек тудырды. Зур күпчелек тә: "200әр сум үзара салым акчасы җыеп зиратлаырыбызны ясарга сез ризамы?" - дигән сорауга: "Әйе!"-дип җавап бирде. Башкача мөмкин дә түгел иде. Хәзер шәһәребездә әлеге акчаларны халыктан җыю бара. Исәп-хисап үзәгендә, муниципалитет бинасындагы 101нче бүлмәдә аерым кешеләр утырттык. ТОСлар рәисләренә дә, хат ташучыларыбызга да бу эшне йөкләдек. Шәһәрдәге барлык биш мәктәпнең укытучылары да өйдән-өйгә, фатирдан фатирга йөреп бу эшне башкаралар. Бүгенге көнгә тиешле сумманың яртысы гына җыелды әле. Моны тизрәк төгәлләргә кирәк. Хөкүмәттән акча алуның үз сроклары һәм тәртипләре бар. Мондый мөмкинлек гел булып тормаячак. Программалар башланалар да бетәләр. Өстәвенә, илдә - кризис. Шуңа күрә, һәркем гражданлык позициясен күрсәтсен, акча җыюны тоткарламасын иде. Алайса, укытучыларыбызны караңгы йөз белән каршы алучылар да бар икән. Алар бит безнең балаларыбызны укыталар, җитәкчелек кушканга халык арасына чыктылар. Мондый уртак эшкә үз өлешеңне кертү - һәркемнең намус һәм вөҗдан эше. Оныклар: "Әби, бабай, бу зиратны ясауда сез дә өлешегезне керттегезме?" - дип сораганда, кызарырлык булмасын иде. Тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм: үзебезнең мәңгелеккә сыену урыныбыз бит алар.
Темага
2013-2014нче еллларда республиканың 675 муниципаль берәмлеге үзара салым буенча референдум үткәргәннәр. 2015 елның 17нче мартына республика бюджетыннан муниципаль берәмлекләргә 277,8 миллион сум күләмендә бюджетара трасфертлар бүленгән. Бүгенге көндә 2014нче елның 4нче кварталы йомгаклары буенча да җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә 52 миллион сум бюджетара трансфертлар бүлүгә республика Министрлар Кабинеты Карары проекты әзерләнгән.
Узган ел районыбызның 26 авыл җирлегендә референдум уздырылып, 3 миллион 128 мең сум үзара салым акчасы җыелган иде. Татарстан Хөкүмәте моңа дүрт тапкыр күбрәк акча өстәде. Аларга
-41 торак пунктта 36 километр юл ремонтланды,
-42 авылның зират коймалары ремонтланды һәм алыштырылды,
-18 чишмәремонтланды,
-12 авылда урамны яктырту приборлары куелды.
Әңгәмәне Минневәрис Мингалиев үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев