Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт яусын

Ишки авылында гомер кичергән Рәкыя Мәүлина июль башында үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аны район башлыгы Анатолий Иванов, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәбиев котлаганнар. Үзенә күрсәтелгән ихтирам-хөрмәттән күңеле тулган, бу дөньяда ачысын-төчесен күп татыган, ләкин авырлыклар алдында беркайчан да сыгылып төшмәгән юбиляр редакциябезгә шигырь юллаган: Рәхмәт безгә...

Ишки авылында гомер кичергән Рәкыя Мәүлина июль башында үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аны район башлыгы Анатолий Иванов, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәбиев котлаганнар. Үзенә күрсәтелгән ихтирам-хөрмәттән күңеле тулган, бу дөньяда ачысын-төчесен күп татыган, ләкин авырлыклар алдында беркайчан да сыгылып төшмәгән юбиляр редакциябезгә шигырь юллаган: Рәхмәт безгә килүегезгә, Мине зурлап йөрүегезгә, Күп изгелек, шатлык, бәхет Насыйп булсын үзегезгә. Бала хәсрәте күрмәгез- Ачы бала хәсрәте. Юкка-барга борчылмагыз, Килеп чыгар бер рәте. Тормышыгызда зур уңышлар, Ак бәхетләр көтсә иде. Һәркайсыгыз минем кебек 90 яшькә җитсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X