Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт сиңа, Фатыйма апа

Бөек Ватан сугышы еллары ерагайган саен, без аның турында сирәк искә алабыз. Дөрес, искә алганда әлеге сугышта Сталин җитәкчелеге астында җиңүебез турында гына сөйләшәбез. Хатыйф Рәхимов, Мамадыш шәһәре Ә менә тылда шул бөек җиңү өчен ач-ялангач килеш хезмәт куйган әби-бабайлар, әниләр, балалар турында ләм-мим диярлек. Әтием сугышның беренче көннәреннән үк...

Бөек Ватан сугышы еллары ерагайган саен, без аның турында сирәк искә алабыз. Дөрес, искә алганда әлеге сугышта Сталин җитәкчелеге астында җиңүебез турында гына сөйләшәбез. Хатыйф Рәхимов, Мамадыш шәһәре Ә менә тылда шул бөек җиңү өчен ач-ялангач килеш хезмәт куйган әби-бабайлар, әниләр, балалар турында ләм-мим диярлек. Әтием сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китте. Миңа ул чагында дүрт яшь иде. Әле дә хәтеремдә, хәрби комиссариаттан кайтканда, күз яшьләрен түгүдән туктамаган әниемнән: "Әтием кайда?" - дип сорадым. "Сугышка китте, улым," - дип җавап кайтарды ул. Мин аны үземчә тынычландырдым: "Елама, әни, безнең әти көчле бит ул, бөтенесен дә җиңеп кайтачак." Әле шуннан соң да әтине бик озак юксындым мин. Кыш җитте. Әнием пекарняга су ташучы булып урнашты. Аны ул чишмәдән ташыды. Бозланып каткан баскыта ничә мәртәбәләр егылып, тезләрен авырттырса да, ул зарланмады. Чөнки көненә карточка буенча бирелә торган бер бөтен ипидән мәхрүм каласы килмәгәндер, күрәсең. Ул елларда бушка эшләү иде бит. Аңа 10 яшьлек Мәскүрә апа булышты. Балалар хезмәтенең тыелуы турында ул чорларда уйлаучы да булмады. Сугышка киткән ир-егетләрне алыштырган кызлар-малайларның кайберләре 25-30 яшьләрдә инвалид калдылар. Без гаиләдә өч бала идек. Әни безне тәрбияләргә, ашатырга үзенең генә көченнән килмәслеген аңлаптыр, балаларын карап торырга авылда яшәүче бертуган апасы Фатыймага мөрәҗәгать итә. Ул карышмады. Үзенең дә кызлары булуга карамастан, безне җылы кабул итте. Җитмеш яшьтән узган әтисенә дә игътибары җитте аның. Эше муеннан ашкан булса да, өендә һәрчак тәртип булды. Бүген дә без аңа рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев