Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгының яңа урынбасары сайланды

Муниципаль район Советының егерме беренче утырышында оештыру мәсьәләләре дә каралды, төбәгебез тормышында хәлиткеч рольне уйнаучы программаларның үтәлеше дә тикшерелде. Минневәрис Мингалиев Муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Юрий Ивановның вазыйфаларыннан азат итүен сорап язган гаризасы канәгатьләндерелде. "Әтием эшен дәвам иттерергә, Кама урманнарының данын яңадан күтәрергә кайтам,"-диде ул. Аның...

Муниципаль район Советының егерме беренче утырышында оештыру мәсьәләләре дә каралды, төбәгебез тормышында хәлиткеч рольне уйнаучы программаларның үтәлеше дә тикшерелде.

Минневәрис Мингалиев

Муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Юрий Ивановның вазыйфаларыннан азат итүен сорап язган гаризасы канәгатьләндерелде. "Әтием эшен дәвам иттерергә, Кама урманнарының данын яңадан күтәрергә кайтам,"-диде ул. Аның урынына депутатлар бертавыштан моңарчы "Тәкәнеш" агрофирмасы генераль директоры, "Вамин-Татарстан" ААҖ генераль директоры урынбасары булып эшләгән Алмаз Хисаметдиновны сайлап куйдылар. Аннан узган елгы район бюджетының үтәлеше тикшерелде, контроль-хисап палатасы эшчәнлегенә бәя бирелде. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү, шәһәребездә һәм авылларда бара торган төзелешләр, яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре дә депутатларның игътибар үзәгендә булды. Аграр комплекс ресурсларының нәтиҗәлелеген күтәрү юллары турында чыгыш ясаганда, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Исмәгыйлов сөт һәм ит җитештерүдә сыйфат күрсәткечләрен күтәрү акча керемен арттыруга мөмкинлек бирәчәген ассызыклап үтте. Терлекләр азыгында каротин, кальций, шикәр микъдары җитмәү дә көткән продукцияне алып бетермәүгә китергән. "Авыл хуҗалыгының нигезе-игенчелек,"-диде "Трудовик-орлык" агрофирмасы директоры Фәргать Гаянов. Ел саен хуҗалык меңәр тонна элиталы орлыклар сатып бара. Быел да тугыз миллион сум акча эшли алганнар инде. -2012нче ел төзелеш тармагында бик уңышлы булды,-диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Сабиров. Бер ел эчендә өч йөзгә якын гаиләнең фатирлы булуы-бик зур эш шул. 2008нче елдан башлап Мамадышта 99 йортка капиталь ремонт үткәрелгән. Мамадыш районының балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасын тормышка ашыру турында да җитди сөйләшү булды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Вәзир Фәизов сүзләренә караганда, тәрбия чаралары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән үк башлана. Бу эшкә ветераннар да тартылган. 87нче һөнәри көллият директоры Николай Егоровның: "Без космонавтларыбызга караганда әкиятләр, риваятьләр каһарманнарын күбрәк беләбез,"-дигән сүзләре тәрбия чараларын көчәйтү кирәклеген тагын бер кат искәртү булып яңгырады. Социологик тикшерүләрнең 23 процент егетләребезнең генә ватаныбызны сакларга әзер булуын күрсәтүе дә бөтен кешене сискәндерергә һәм уйландырырга тиеш. Республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Андрей Синкевич та: "Физик һәм патриотик тәрбияне комплекслы алып барганда гына нәтиҗәсе була,"-дип бик дөрес әйтте. Утырышта төбәгебезнең киләчәген билгели торган тагын бер тарихи вакыйга булды-муниципаль районыбызның территориаль планлаштыру схемасы расланды. Ул торак пунктларда киләчәктә халыкка җир кишәрлекләре бүлү, торак төзелеше алып бару, башка объектлар салу, экологик савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәк. Утырышны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев