Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Т.Яке авыл жирлеге ветераннары белән очрашты

Бөек Җиңүгә санаулы гына көннәр калып бара. Соры көннәрдән аермалы буларак, бәйрәм алдыннан җиңү китергән өлкәннәребезне аерата кайгыртып, олылап каласы килә. Һәр ветеран агымдагы елда "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы" уңаеннан истәлекле медальләр белән бүләкләнә. Безнең районга барлыгы 1500 күкрәк билгесе кайтартылды, шуларның 1200 е инде үз ияләрен тапты. Агымдагы атнада...

Бөек Җиңүгә санаулы гына көннәр калып бара. Соры көннәрдән аермалы буларак, бәйрәм алдыннан җиңү китергән өлкәннәребезне аерата кайгыртып, олылап каласы килә. Һәр ветеран агымдагы елда "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы" уңаеннан истәлекле медальләр белән бүләкләнә. Безнең районга барлыгы 1500 күкрәк билгесе кайтартылды, шуларның 1200 е инде үз ияләрен тапты. Агымдагы атнада район җитәкчелеге Т. Яке авыл җирлегендә булып кайтты. Бүгенге көндә биредә 23 сугыш чоры баласы яши. Шуларның нибары 11 е генә үз аяклары белән район мәдәният йортына тантаналы чарага килә алды.

Район башлыгы Анатолий Иванов аларны җиңүнең 70 нче язы тәбрикләде, имин тормыш бүләк иткәннәре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде һәм ветеранның түшенә медальләр такты.

Т. Яке авыл җирлеге ветераннарына багышланган чара җирле үзэшчән сәнгать осталары, укучылар көче белән әзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте.

Сүз уңаеннан, хөрмәтле ветераннарны бәйрәм уңаеннан медальләр белән генә сөендереп калмыйлар, якын арада Мамадышта тыл ветераннарына багышланган уникаль һәйкәл ачылачак, Җиңү паркында яңа экспонатлар пәйда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X