Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пычрак куллар–авыру чыганагы

"Агулануларны кисәтүнең ун кагыйдәсе турында ишеттем. Шул турыда тәфсилләбрәк сөйләгез әле. Ольга П." Сорауга район үзәк хастаханәсенең участок табиб-педиатры Татьяна БИЛАЛОВА җавап бирә: -Чыннан да, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары тарафыннан йогышлы эчәк авырулары һәм азык белән агуланудан саклануның ун алтын кагыйдәсе язылган. Куркынычсыз азык сайлау. Күп кенә яшелчә һәм...

"Агулануларны кисәтүнең ун кагыйдәсе турында ишеттем. Шул турыда тәфсилләбрәк сөйләгез әле. Ольга П."

Сорауга район үзәк хастаханәсенең участок табиб-педиатры Татьяна БИЛАЛОВА җавап бирә:

-Чыннан да, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары тарафыннан йогышлы эчәк авырулары һәм азык белән агуланудан саклануның ун алтын кагыйдәсе язылган. Куркынычсыз азык сайлау. Күп кенә яшелчә һәм җиләк-җимешләр чи көенчә ашала. Аларны бик яхшылап юыгыз. Ризыкны әйбәтләп пешереп бетерегез. Ит, балык, сөт продуктларында патоген микроорганизмнар тулып ашкан. Пешеп чыккан ризык белән шунда ук тукланыгыз. Бүлмә температурасына кадәр суынган ризыкта бактерияләр үрчи башлый. Ул озаграк торган саен, агулану мөмкинлеге зурая. Алдан әзерләнгән ризыкны яхшылап җылытыгыз. Пешерелгән һәм чи ризыкны бергә бутамагыз. Куна тактасын һәм пычакны һәрчак яхшылап юып торыгыз. Кулларыгызны бәдрәфтән чыкканнан соң, ризык әзерли башлаганда сабынлап юыгыз. Савыт-саба сөртә торган сөлгене көн саен алыштырыгыз. Идән юа торган чүпрәкнең дә еш юылуы мөһим. Кайнаган су гына эчегез. Әгәр әлеге шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез, йогышлы авырулар сезне урап узар. Йогышлы эчәк авыруына дучар булучыларны тизрәк госпитализацияләү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев