Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәзилә ханымнан пирог

Сәхифәбезнең чираттагы герое булырга шәһәрдәге 2нче санлы лицейның укыту эшләре буенча директор урынбасары Нәзилә Фәрхуллина батырчылык итте. "Быел җәй көне дә озаклап ял итәргә ара юк. Мәктәптән арып-талып кайтсам да, өйдәгеләрне тәм-томнар белән сөендерәсе килә. Көн саен нинди дә булса үзенчәлеклерәк ризык әзерләргә тырышам. Бүген әзерләгән пирогымны ирем, улым белән...

Сәхифәбезнең чираттагы герое булырга шәһәрдәге 2нче санлы лицейның укыту эшләре буенча директор урынбасары Нәзилә Фәрхуллина батырчылык итте. "Быел җәй көне дә озаклап ял итәргә ара юк. Мәктәптән арып-талып кайтсам да, өйдәгеләрне тәм-томнар белән сөендерәсе килә. Көн саен нинди дә булса үзенчәлеклерәк ризык әзерләргә тырышам. Бүген әзерләгән пирогымны ирем, улым белән кызым бигрәк тә яратып ашыйлар, шуңа күрә аны ешрак пешерергә туры килә",-диде ул эштән беразга гына бүленеп. Һәм лимонлы-әфлисунлы пирог рецепты белән дә таныштырды. Камыр өчен яртышар стакан күләмендә җылымса су һәм сөт алабыз, аларга бер кечкенә кап коры чүпрә салабыз, бер аш кашыгы майонез, бер чәй кашыгы тоз, җиде чәй кашыгы сыек май, биш чәй кашыгы песок өстибез. Болгатып, он салып камыр басабыз. Камыр бик каты да, артык сыек та булмасын. Аннан пирогның эчлеген әзерлибез. Бер лимонны иттарткыч аша үткәреп, шуңа бер стакан песок салып болгатабыз. Бер әфлисунны икенче савытка шул ук рәвешле әзерләп куябыз. Инде хәзер пирогны ясар вакыт җитте. Әзер камырны өч өлешкә бүләбез. Бер өлешне җәеп, майланган табага салабыз, шуның өстенә лимон эчлеген җәябез. Аңа тагын бер җәем камыр куела да, әфлисун эчлеге җәелә. Аннан тагын бер өлеш камырны җәеп, пирогның өске катына куябыз. Әзер пирогны ярты сәгать чамасы җылы урында тотарга кирәк. Камыр кабарып, таба биеклегенә кадәр күтәрелгәч, кызган духовкада 35-40 минут пешерәбез. Телеңне йотарлык була! Чәй табынына менә дигән сый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X