Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нократ яр буе яңадан кунаклар кабул итәчәк

Бу юлы анда 7нче июль көнне кичке 8дә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм турылык көне уңаеннан күңелле һәм олы программа әзерләнә. Сәхнәдә тәбрикләүләр дә яңгыраячак, үзешчәннәребез генә түгел, Татарстанның халык артисты, күренекле җырчы Венера Ганиева да чыгыш ясаячак. Яшь әти-әниләр арасында балалар арбасы белән ярыш та оештырылачак. Ә җиңүчеләрне бәйрәмнең символы...

Бу юлы анда 7нче июль көнне кичке 8дә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм турылык көне уңаеннан күңелле һәм олы программа әзерләнә. Сәхнәдә тәбрикләүләр дә яңгыраячак, үзешчәннәребез генә түгел, Татарстанның халык артисты, күренекле җырчы Венера Ганиева да чыгыш ясаячак. Яшь әти-әниләр арасында балалар арбасы белән ярыш та оештырылачак. Ә җиңүчеләрне бәйрәмнең символы булган ромашкага охшатып ясалган тортлар көтә. Бәйрәмгә килүчеләргә РайПОның һәм эшмәкәрләрнең сәүдә рәтләре хезмәт күрсәтәчәк. "Чегәннәрдән" һәм "күрәзәчеләрдән" үзеңнең киләчәк язмышың турында да кызыксынырга мөмкин булачак. Бәйрәмгә җыелган гаиләләргә бер-берсен тәбрикләү мөмкинлеге дә тудырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев