Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нинди йөрәк тибүдән туктады...

Аяз чатнама суык көндә арабыздан дустыбыз һәм хезмәттәшебез, остазыбыз, элекке мөхәррир Зиннур Хәсәнов арабыздан китте. Безнең хәтердә ул ничек кала? Светлана Ханова: "ТАТМЕДИА" ААҖ "Нократ" матбугат-мәгълүмат филиалы директоры-баш мөхәррире: -Көз көне үк Зиннур Миңлехановичның үзен начар сизә башлавын белә идек инде. Аңа бик тә ярдәм итәсебез килде. Журналистны эш кенә...

Аяз чатнама суык көндә арабыздан дустыбыз һәм хезмәттәшебез, остазыбыз, элекке мөхәррир Зиннур Хәсәнов арабыздан китте. Безнең хәтердә ул ничек кала?

Светлана Ханова: "ТАТМЕДИА" ААҖ "Нократ" матбугат-мәгълүмат филиалы директоры-баш мөхәррире:

-Көз көне үк Зиннур Миңлехановичның үзен начар сизә башлавын белә идек инде. Аңа бик тә ярдәм итәсебез килде. Журналистны эш кенә "дәвалаганы" билгеле. Шуңа күрә район театральләштерелгән смотр-конкурсына каләм остасын-ветеранны җәлеп итәргә булдык. Журналист заданиесе аны рухландырыр, пьеса аның авторлыгында чыгар, дип уйлаган идек. Дөрестән дә, Зиннур Миңлехановичны бу идея кызыксындырды, үзенең иҗади уйлары да бар иде, әмма көчләре көннән-көн кими бардылар бугай. Итагатьле кеше буларак, терелгәч барысын да үзем эшлим дип, бу эштә компьютерда җыючы ярдәменнән дә баш тартты. Кызганычка каршы, бүген барысы да искә алырга гына калды...

Минневәрис Мингалиев, баш мөхәррир урынбасары:

-Хикәяләр язганда Зиннур Минеханович байтак кына киңәшләрен бирде. Үзе дә чын хикәяче иде ул. Республика газета-журналлары битләрендә дә еш басылды. Шул ук вакытта энциклопедик хәтерле кеше дә иде. Кич җитүгә бергәләшеп сканвордлар, кросвордлар чишәргә яраттык. Хоббилары да байтак булды. Гөмбә, төрле дару үләннәре җыярга бик һәвәс иде. Гөмбәгә баргач, иң элек аңа күрсәтә, киңәшә идек. Җәмәгате Рәкыя апа белән бергәләп бакчаларын гөлбакчага әйләндерделәр. Виноградка кадәр үстерде ул. Ишек төбенә кечкенә фонтан да ясап куйган иде. Редакциябезнең музеен оештыру фикерен дә бергәләп уйлап таптык.

Алсу Дияр, бүлек мөхәррире:

-Зиннур абый мең дә берне белүче "аяклы энциклопедия", искиткеч төгәл, пөхтә, укымышлы, рус һәм татар телләрен камил белүче, катлаулы хәлләрне дә юморга әйләндерә ала торган рәхәт, кызыклы, зыялы, зирәк кеше иде. Үзен аямый эшли, һәрьяктан үз гамәле белән үрнәк күрсәтә, һәркем белән уртак тел таба. Кая гына барса, ни генә эшләсә дә, каләме кулыннан төшми. Аның "Нократ"та редакторлык итү еллары илдә демократиянең "чәчәк ату" чорына туры килде. Безнең арада ярыш, сәламәт көндәшлек тудыра алды, чын мәгънәсендә иҗат белән шөгыльләндек, халык белән тыгыз элемтәдә яшәдек, халыкчан газета чыгардык. Автор буларак газета укучылар каршында ифрат зур җаваплылык тоярга, һәр сүзгә игътибарлы булырга, эзоп теле аша әйтергә безне Зиннур абый өйрәтте. Кызыл пастасы белән төзәтә дә, мыек астыннан гына серле елмаеп, алдыңа китереп сала, кызыллык безнең биткә йөгерә. Күп яза, яза гына түгел, гади генә темаларны "изюминка"лы итеп, коеп куя.

Наталья Якимова, дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары:

-Газетаны уйнап кына эшләргә кирәк. Зиннур Миңлеханович бу сүзләрне еш кабатлый иде. Аның гадилеге һәм хезмәт сөючәнлеге редакция һәм типография хезмәткәрләрен һәр төрле проблеманы җиңел генә хәл итәрлек итеп берләштерде. Язганнарын тел чараларына байлыгы да аерып тора. Башкалардан журналист осталыгына "бер башка югарырак булуы" шикләнү тудырмады.

Фәния Нургалимова, компьютер версткасы операторы:

-Һәрвакыт күтәренке кәефле, елмаючан-Зиннур абый шулай хәтердә калды. Ул мине 2002нче елны эшкә алган иде. Чаллы типографиясенә барып "Доминант" машинасында басарга өйрәнеп кайтырга туры килде. Ышанычын акладым. Кабат аның материалларын компьютерда җыярга туры килгәндә, моны бик теләп эшли идем: йөгерек язу рәвеше үзенә тарта, тизрәк ары нәрсә буласын беләсе килә иде.

Фирая Мингалиева, компьютер версткасы операторы:

-Туксанынчы еллар ахырында газетада кызыклы гына чәчәк атучы кактус рәсеме басылды: олы гына үсемлек берьюлы берничә чәчәк чыгарган. Бу 20 еллык үсемлек Хәсәновлар гаиләсендә беренче генә тапкыр чәчәк ата иде әле. Һәвәскәр бакчачы һәм чәчәк үстерүче буларак, редакторыбыз моның белән горурланды. Озак яшәүче кактусның яшь тармагы менә 10 ел инде безнең өйдә дә үсә. Берәр вакыт ул да чәчәк атар, дип өметләнәм. Кешеләр китә, ә алар турында хәтер яши...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев