Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәзәкләр

ЯРДӘМ ИТМӘДЕ Хатыны атна буе төрле гаепләр табып колак итен ашагач, Идрис түзми, таныш табибына чылтыратып: -Әкълимә апаң бик каты чирләде. Өйдә бер тынгылык та юк. Зинһар бүлнискә сал,-дип ялвара һәм хатынын иртүк табибка җибәрә. Төшке ашка кайтса, тегесе өйдә утыра. Идрис яңадан танышына чылтырата. -Хатының имән кебек сау-сәламәт, бер...

ЯРДӘМ ИТМӘДЕ

Хатыны атна буе төрле гаепләр табып колак итен ашагач, Идрис түзми, таныш табибына чылтыратып:
-Әкълимә апаң бик каты чирләде. Өйдә бер тынгылык та юк. Зинһар бүлнискә сал,-дип ялвара һәм хатынын иртүк табибка җибәрә. Төшке ашка кайтса, тегесе өйдә утыра.
Идрис яңадан танышына чылтырата.
-Хатының имән кебек сау-сәламәт, бер дә борчылма, анализлары тәртиптә,-дип сөенче ала табиб.
-Соң, ярып карап булмады мыни, берәр чире табылган булыр иде әле,-ди елар дәрәҗәгә җиткән Идрис.
КАРТЛАР ЗАРЫ
Кече Кирмәннең данлыклы тракторчысы Фазлыйәхмәт белән озак еллар шахтада эшләп кайткан Вәлиәхмәт абыйлар сөйләшеп утыралар икән.
-Йөткергән саен һаман үпкәдән күмер чыга,-дип зарланып алган Вәлиәхмәт абый сәламәтлегеннән.
-Һә-әй, синең күмер нәрсә ул! Өченче көн төчкергәч, унбиш ел элек югалткан егерме җиделе ачкыч килеп чыкты минем борын тишегеннән,-дигән Фазлыйәхмәт абзый.
ҮЗЕНӘ ОХШАГАН
Узган гасырның җитмешенче еллар башында "Кызыл партизан" колхозында баш бухгалтер булып читтән килгән Гасыймхан абый эшләп алды. Хатынын почтага урнаштырдылар. Гасыймхан абый-ябык кына, сүзгә бик һәвәс түгел, җәмәгате-аның нәкъ киресе-биш минутта сине баш-аягың белән сатып җибәрергә мөмкин. Колхоз боларга бер буш өйне бирде. Яши башладылар. Колхоздан бозау сатып алганнар. Почтада хатыны бер атна буе мишәрчәләп:
-Бозавы да үценә оцаган. Бастырам-цыгыла, бастырам-цыгыла,-дип зарланган.
Олыракны түгел, сыердан яңа гына туган бозау алып менгәннәр икән.
ИКЕ ЯКЛЫ
Нургали белән Хәлим сөйләшә:
-Бүген баҗаңнарга мунчага бардыңмы соң?
-Юк. Бик гозерләп чакыргач, ике атна рәттән хатын белән барып килгән идек, бер көнне эштән кайтсак, алтаулашып җыелып менгәннәр. Суыткычта бер запас калмады.
Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев