Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мылтык тотып кулларга...

...Җанварларны атарга аучылар һәм балыкчылар җәмгыятендә өйрәтәләр. Җәйге-көзге ау сезонында нинди кагыйдәләрдән читкә тайпылмаска кирәклеге, аучылыктагы яналыклар турында хәбәрчебез Гөлназ Мөхәммәтҗановага җәмгыять рәисе Геннадий Демин сөйләде. -Геннадий Иванович, аучыларның чираттагы бәйрәмнәре-ау сезоны якынлаша. Бу вакытта алар нинди таләпләргә буйсынырга тиеш булалар? -Татарстанның аучылык-балыкчылык җәмгыяте аерым кагыйдәләр булдырды. Су, сазлык-болын киекләренә,...

...Җанварларны атарга аучылар һәм балыкчылар җәмгыятендә өйрәтәләр. Җәйге-көзге ау сезонында нинди кагыйдәләрдән читкә тайпылмаска кирәклеге, аучылыктагы яналыклар турында хәбәрчебез Гөлназ Мөхәммәтҗановага җәмгыять рәисе Геннадий Демин сөйләде.
-Геннадий Иванович, аучыларның чираттагы бәйрәмнәре-ау сезоны якынлаша. Бу вакытта алар нинди таләпләргә буйсынырга тиеш булалар?
-Татарстанның аучылык-балыкчылык җәмгыяте аерым кагыйдәләр булдырды. Су, сазлык-болын киекләренә, кыр җәнлекләренә, көртлекләргә һәм тәлләтәвечкә ау 1нче сентябрьдән 31нче декабрьгә, казларга-1нче октябрьдән 31нче декабрьгә, бурсыкларга-15нче август-31нче октябрь аралыгында, янутсыман этләргә һәм төлкеләргә-15нче сентябрьдән киләсе елның 28нче февраленә, куяннарга-шул ук көннән киләсе елның 15нче гыйнварына, кондыз белән сусарга-1нче октябрьдән 2013 елның феврале ахырына, ондатрага октябрь башыннан 1нче апрельгә кадәр рөхсәт ителә. Шул ук вакытта, ТР Министрлар Кабинетының 24.12.2010 елдагы 1119нчы санлы карары нигезендә, җәнлек аулауның көнлек нормалары да билгеләнгән. Су, сазлык-болын киекләрен, кыр җәнлекләрен һәм ондатраны-5, көртлек белән тәлләтәвечне-3, кондыз белән сусарны, ак һәм соры куянны 1 баш атып алырга ярый. Тәлләтәвеч, кондыз һәм сусарлар лицензияләнгән төр буларак, аларның һәр башына түләү аерым алына. 15нче сентябрьдән су, сазлык-болын киекләрен, кыр җәнлекләрен аулау нормалары гамәлдән чыгарыла. Тагын шунысы да бар, җәйге-көзге сезонда аучылык өчен кулланыла торган мәйданнарда бер мең гектарга 15 аучыдан артык кеше керергә тиеш түгел. Алар һәркайсы урманнарда янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә бурычлы.
-Районыбызда аучылык белән шөгыльләнүчеләр күпме?
-Бүгенге көндә район территориясендә 6 ау хуҗалыгы бар. Районның аучылар һәм балыкчылар җәмгыятендә 200 кеше (моннан ике элек 400 кеше иде). Болар-500 сум күләмендәге еллык пошлинаны түләп баручылар. Дәүләт билеты (аны бушка бирәләр) тәртибен керткәч, күпләр җәмгыятьтән чыктылар. Күпчелеге бу яңалыкның асылын аңлап бетерә алмыймы, әллә аңларга теләмиме. Без, җәмгыятьтә торучылар, һәр ау сезонында аучылык хокуклары өчен 1500 сум күләмендә акча түлибез. Ә 500 сум пошлинаны түлисе килмичә җәмгыятьтән чыкканнарга бу сумма икеләтә артыграк каралган: алар сезонга 3000 сум түлиләр. Шуларны истә тотып, аучыларыбыз һәм балыкчыларыбыз үз коллективларын ташламасыннар иде.
-Әлеге теләкләрегез тормышка ашсын. Сезгә һәм барлык аучыларга ау сезонын уңышлы үткәрергә язсын.
"Бабам Нократта менә шундый-й балык тотты!"-ди Геннадий Деминның оныгы Вика. Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев