Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Могҗизалар янәшәдә

Арташ авылында гомер кичерүче Фирдәүсә һәм Хәлим Кашаповларның сарыгы быел да 5 бәрән үстерә. Минневәрис Мингалиев Наил Мамадыштан гына кайткан иде. "Нократ буена төшкән идем",-ди, бер чирек озынлыктагы җәен балыгы алып кайткан. Тимер тагаракка су салып шунда җибәрде. "Без моны буага илтик, улым,"-диде әтисе Хәлим. Арташ авылында гомер кичерүче егерь...

Арташ авылында гомер кичерүче Фирдәүсә һәм Хәлим Кашаповларның сарыгы быел да 5 бәрән үстерә. Минневәрис Мингалиев Наил Мамадыштан гына кайткан иде. "Нократ буена төшкән идем",-ди, бер чирек озынлыктагы җәен балыгы алып кайткан. Тимер тагаракка су салып шунда җибәрде. "Без моны буага илтик, улым,"-диде әтисе Хәлим. Арташ авылында гомер кичерүче егерь Хәлим Кашаповны күптәннән беләм. Туган төбәгебезнең табигать байлыкларын саклауга һәм арттыруга гаять зур өлешен кертә ул. Күп вакыты урманнарда узганлыктан, кайда нинди киек-җанвар, кыргый кош яшәгәнен биш бармагы кебек белә. Бу гадәте кечкенә чагыннан аңа ияреп йөрергә, аның сөйләгәннәрен тыңларга яраткан улы Наилгә дә күчкән. Ул да-табигать баласы. Урман эчендәге Алан авылында умарталыкта эшли. Быел яз көне урманда йөргәндә җимерелеп төшкән бөркет оясына юлыга. Ике йомыркасының берсе исән була әле. Без булсак, ул тирәдән тизрәк китү ягын карар идек, Наил аны өйләренә алып кайта. Әтисе Хәлим, әнисе Фирдәүсә киңәшәләр дә, инкубаторга салып карарга булалар. Күпмедер вакыт узгач, аннан кошчык борынлый. Бүген инде ул олы бөркет кадәр булган. Аны тактадан ясалган читлектә тоталар. Наил аякларына бау бәйләп якын-тирәдә генә очыртып та ала. Ни галәмәт, хуҗалыктагы карт эт күзенә чалынса, шуңа очып ташлана икән. Инстинкт! Бөркетләр-табигатьнең санитарлары, авыру җәнлекләрне генә аулыйлар, диләр бит. Наил дә, Хәлим дә аны ау бөркете итеп үстерергә хыялланалар. Сызгыргач кулга очып килергә өйрәтәләр. Бу-билгеле, бик озак вакытны алачак. Бәлки хыяллары тормышка ашар. Аңа күбрәк кош ите ашаталар. Үскән саен ул күбрәк кирәк. Бер килгәнгә гел килеп тора бит ул. Былтыр Хәлим урманда кабан дуңгызы баласы табып алып кайтып үстергән булган. Быел сарыклары 6 бәрән китергән. Аларның бишесе бүген тупырдап үсеп киләләр. Бу-бишенче тапкыр бәрәнләве икән. Элекке елларда да дүрт, биш бәрән китергәне булган инде аның. "Әллә берәр җирдән алып кайткан идегезме?"-дигән сорауга Хәлим горурланып: "Юк. Үзебезнең нәсел!"-ди. "Алтынчысы да исән кала иде. Үзем генә гаепле. Бишенчесеннән соң, бетте бугай, дип өйгә кереп киткән идем, тугач сарыкның чүбенә буылган. Чыгуыма үлгән иде инде,"-ди Фирдәүсә. Сарык бәрәнлисе көненә кадәр, бер калмыйча, авыл көтүендә йөргән. Аның бүлтәеп чыккан олы корсагына карап, быел да могҗиза көткән булганнар. Гадәттә бит сарык бер-ике бәрән китерә. Өчәү туу-бик сирәк очрак. Дүртне китерүе үк-могҗиза. Биш-алты бәрән турында әйтеп торасы да түгел. "Сарыкның үз сөте өч бәрәнгә иркен җитә, күбрәк булгач, шешәгә җылы сөт салып имезергә кирәк,"-диләр хуҗалар. Биш бәрән берсеннән-берсе йөгерек булып, тип-тигез үсеп киләләр. Печән чемченә башлаганнар инде. Холкы шундыймы, бәрәннәрен саклау инстинктымы, урамда карточкага төшерү өчен дә без аның янына якын килә алмадык. Якынаябыз, томырылып чабып китә. Киләсе елда да "Кашаповлар урманнан тагын берәр киек-җанвар баласы табып алып кайткан, сыерлары өч бозау китергән" дисәләр, шикләнмәскә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев