Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Могҗизалар көтә

Шәһәр көнендә быел кызыклы сюрпризлар белән күп очрашачакбыз. Нократ яр буе мамадышлыларның да, кунакларыбызның да яраткан урынына әйләнде. Музыкаль фонтанның эшләвен карарга республикабызның бик күп төбәкләреннән делегацияләр белән килеп киттеләр инде. Быел биредә Шәһәребез көне дә зурлап билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм программасы гаять бай. Фольклор, эстрада һәм җирле үзешчәннәр сәхнәләре эшләячәк...

Шәһәр көнендә быел кызыклы сюрпризлар белән күп очрашачакбыз. Нократ яр буе мамадышлыларның да, кунакларыбызның да яраткан урынына әйләнде. Музыкаль фонтанның эшләвен карарга республикабызның бик күп төбәкләреннән делегацияләр белән килеп киттеләр инде. Быел биредә Шәһәребез көне дә зурлап билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм программасы гаять бай. Фольклор, эстрада һәм җирле үзешчәннәр сәхнәләре эшләячәк анда. Фольклор өске яруска-Галактионов урамына урнаштырылачак. Шунда ук Мамадышка багышланган сувенирлар сату да оештырыла. Чүлмәк вату ярышында да үзеңнең төгәллегеңне сынап карарга мөмкин булачак. Толстой урамы чатыннан башлап Ленин урамы буенча яр буена таба сәүдә рәтләре урнашачак. Үзешчән артистларыбыз сәхнәсе чишмә янында корыла. Сәгать дүрттә үк бәйрәмне балалар аттракционы, замок һәм корабль янында нәниләр Сабан туе башлап җибәрә. Ул тирәләр шәһәр балалар бакчаларының төрле эшләнмәләре белән бизәләчәк. Балалар бәйрәменә "әкиятләр каһарманнары" да чакырулы. Яр буеның аскы ярусында балыкчылар ярышы оештырыла. Гомумән, 25нче август төрле спорт ярышларына бай булачак. Алар шәһәр ипподром-стадионында да, район мәдәният йорты спорт залында да, яр буенда да үткәрелә. Программага җиңел атлетика да, кул көрәше дә, шахмат-шашка да... кергән. Быел бау белән җиңел автомобильне тартып карарга да мөмкин булачак. Шәһәр урамнары буенча веломарафон оештырыла. Ярышларда җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләр көтә. Шәһәребез бәйрәмендә Казаннан дөнья чемпионы Александр Курамшин җитәкчелегендәге аквабайкерлар да катнашырга теләк белдерделәр. Аларның кызыклы күргәзмә чыгышлары барыбызның да игътибарын җәлеп итми калмаячак. Теләге булганнарга көймәләрдә һәм катерларда Нократ буенча йөреп кайту мөмкинлеге дә тудырылачак. Бәйрәмнең төп чаралары һәм тәбрикләүләр кичке җидедә башлана һәм 22 сәгатьтә фейерверк белән төгәлләнәчәк. Ә яшьләр өчен дискотека төн уртасына кадәр дәвам итәчәк. Болар әле бай бәйрәм программасының бер өлеше генә. Яр буенда безне күңелле мизгелләр күп көтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев