Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәпләр бер баермы

Яңа уку елы якынлаша. Һәр белем учреждениесендә аңа әзерлек эшләре дәвам итә. Бүген без инде байтактан күтәрелмәгән ике мәсьәләгә игътибарыбызны юнәлтергә булдык. Аларның беренчесе - "Дәрестән соң мәктәп" программасының тормышка ашырылуы. Әлеге программа буенча районыбызның берничә мәктәбе грантлар отканнар иде. Шәһәрнең яңа ачылган 3нче санлы мәктәбендә "Медиаүзәк" эшли башлады. Балалар...

Яңа уку елы якынлаша. Һәр белем учреждениесендә аңа әзерлек эшләре дәвам итә. Бүген без инде байтактан күтәрелмәгән ике мәсьәләгә игътибарыбызны юнәлтергә булдык. Аларның беренчесе - "Дәрестән соң мәктәп" программасының тормышка ашырылуы. Әлеге программа буенча районыбызның берничә мәктәбе грантлар отканнар иде. Шәһәрнең яңа ачылган 3нче санлы мәктәбендә "Медиаүзәк" эшли башлады. Балалар уку елы дәвамында журналистлык серләренә өйрәнделәр. "Нократ дулкыннары" радиотапшыруларын алып баруда да катнаштылар. Үзәкне җиһазлар белән тулыландыру быел да дәвам итә. Уку елы тәмамланганда олы экранлы телевизор кайткан булган. -Җәйге каникул вакытында өч компьютер, мониторлар, видеокамера, санлы фотоаппарат, башка төрле җиһазлар алдык. Алар "Медиаүзәк"нең эшен тагын да җанландырырга ярдәм итәчәк, - ди хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Мотыйгуллина. Мәктәптә дәрестән соң узучы "Лего-робот", "Кул эшләре һәм техник дөнья", "Агачны бизәкләү", "Белошвейка" түгәрәкләренә дә укучылар бик теләп йөргәннәр. Коридорга "Дәрестән соң мәктәп" программасының тормышка ашырылуына багышланган стендлар да ясап куелган. Аларда укучылар ясаган әйберләр белән дә танышырга мөмкин. Әлеге программа буенча Красная Горка мәктәбенә быел җәй моторлы көймә, ун катамаран кайткан. 2нче лицейда узган ел откан грантлары буенча көпчәкле трактор һәм җир эшкәртү кораллары кайтуын зарыгып көтәләр. -Июль аенда тагылма җайланмалары, августта тракторы кайтып җитәчәк, дигәннәр иде. Һаман берсе дә күренми әле. Көек Ерыкса мәктәбенеке дә шулай ук,-ди директор Салават Гыймранов. Аның каравы, Универсиада төгәлләнгәннән соң, ашханәләре яңа җиһазларга баеган. -Алтмыш урынга өстәлләр һәм пластик урындыклар, стеллажлар, поднослар, табак-савыт, башка төрле кирәк-яраклар кайтты. Ашханәбез бөтенләй ямьләнеп киткәндәй булды,-ди лицей директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Азат Гайнуллин. Әлеге белем учреждениесендә быел да яңа уку елына әзерлек барышында байтак эшләр башкарылган. Бюджеттан тыш эшчәнлекләреннән кергән акчадан теплицаларын поликорбанат белән дә төреп чыкканнар. Эчке пыяла тәрәзәләр дә урынында калган. Хәзер анда яшелчәләрне март аенда ук утыртып, ноябрьгә кадәр үстерә алачаклар. Технология укытучысы Илназ Гәрәев фонтанны лицей каршына күчереп, янәшәсенә пар аккошлар ясап куйган. Тимердән фигуралап эскәмия эшләгән. Алар берничә булачак. Җәй урамга куелып, кышка фойега кертеләчәк. Сыйныф бүлмәләрен, коридорларны ремонтларга бюджеттан буяуга алтмыш мең сум акча бүленгән булган. Сыйныфларга косметик ремонт үткәргәндә әти-әниләр дә үз өлешләрен керткәннәр. Обойлар, келәй алырга ярдәм иткәннәр. Бүген лицейның башлангыч сыйныфлар укый торган өлешендә ремонт төгәлләнеп килә. Техник хезмәткәрләр Рәмзия Гайнанова, Алия Нафикова, Люба Никифорова, Галина Нурлыгаянова сылау, буяу эшләрен кызу тоталар. Җәй көне "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе дә башланган иде. -Элекке укучыбыз, "Мамадыш урманчылыгы" учреждениесе директоры Дамир Хәсәнов ун мең сумлык такталар бирергә вәгъдә итте. Безнең лицейны тәмамлап төрле районнарда прокурорлар урынбасарлары булып эшләүчеләр күп икән. Аларны барысына да хатлар җибәрдек,-ди Салават Гыймранов.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев