Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өмет чаткысы кабынды

Ишкидә күптән түгел генә мәдрәсә ачылды. Рашит Фәйзриевне Ишки мәчетенә мәхәллә имамы итеп сайлап куйдылар. Бәлки әле киләчәктә элек авылыбызның бер мулласы булдырган дендрарий да яңадан торгызылыр. Кави Морзаханов, "Коммунистик хезмәт өчен", "Нократ" газеталары хәбәрчесе Сүз уңаеннан, мин "Нократ" газетасының 2008 елның 6нчы гыйнвар санын табып укыдым. Анда 1960 елларда...

Ишкидә күптән түгел генә мәдрәсә ачылды. Рашит Фәйзриевне Ишки мәчетенә мәхәллә имамы итеп сайлап куйдылар. Бәлки әле киләчәктә элек авылыбызның бер мулласы булдырган дендрарий да яңадан торгызылыр. Кави Морзаханов, "Коммунистик хезмәт өчен", "Нократ" газеталары хәбәрчесе Сүз уңаеннан, мин "Нократ" газетасының 2008 елның 6нчы гыйнвар санын табып укыдым. Анда 1960 елларда редакциядә әдәби-иҗат берләшмәсе оешканлыгы һәм Ишкидән аның әгъзасы Рашит Фәйзриев турында "Олуг әдип фатыйхасы" дигән язмада әйтелә. Рашит, 1966 елда Ишки сигез еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанда югары белем алып, Түбән Кама шин заводында инженер булып эшли, анда яшәгәндә тормыш иптәше белән Түбән Кама мәдрәсәсен тәмамлыйлар. Пенсиягә чыккач, гаиләсе белән яңадан Ишкигә кайтып яши башлый. Бик тәртипле, гадәттән тыш гадел кешеләр. Быел имам итеп билгеләнгәч, кыска гына вакыт эчендә уңай яктан таныла, халыкта хөрмәт казана. 10нчы февральдә бездә тарихи вакыйга - мәдрәсә ачу тантанасы булды. Мөхтәсиб Илһам хәзрәт, Түбән Тәкәнеш мәчете имам хатыйбы Айдар Хадиев катнашында мәктәптә җыелыш булды. Халык мәдрәсәнең Рашит Фәйзриев тырышлыгы белән ачылганына инанды. 1930 елга кадәр Ишкидә Фәхрислам Фазылов мөгаллимлек иткән. Минем "Нократ" газетасының 1998 елның 26нчы декабрь санында бастырылган "Онытылмас мирас" дип исемләнгән язмамда аның соңгы тормышы хакында тетрәндергеч юллар бар. "Авыл уртасында Ишки мәчетенең бер гектарга якын мәйдан биләп торучы җиләк-җимеш бакчасы булган. Фәхрислам мулла көн буе бакчада эшләгән, җимешләрен киптереп, авыруларга һәм фәкыйрьләргә өләшкән. Бу бакча әле саклана. Ул мәчет урнашкан урын белән тәңгәл, ләкин чүп ташлау урынына әверелгән, кыргый агачлар һәм куаклардан тора, рәшәткәләре сүтеп алынган... Авылның бер мулласы дендрарий булдырган, ләкин инде Ишки халкы мондый бакчаны беркайчан да күрә алмас", - диелә язмада. Хәзер, авылыбызда мәдрәсә ачылгач, мәхәллә имамы итеп шундый ихтирамга лаек кеше билгеләнгәч, мәчет-мәдрәсәләр кебек бу бакчаның да кабат торгызылырына өмет уянды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев