Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Мәчет булса тормыш гөрли

Ишки халкының тиздән үз мәчете булачак. Изге йорт төзелешен тумышы белән шушы авылдан булган эшмәкәр ниятләгән. Узган атна ахырында авылда бина диварларын күтәрү тантанасы булып узды. Шимбә көнне ишкилеләр өчен зур бәйрәм булды. Булачак мәчет янына тантанага җыелган халыкның йөзләрендә шатлыклы елмаю чагыла. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Авыл инде...

Ишки халкының тиздән үз мәчете булачак. Изге йорт төзелешен тумышы белән шушы авылдан булган эшмәкәр ниятләгән. Узган атна ахырында авылда бина диварларын күтәрү тантанасы булып узды.

Шимбә көнне ишкилеләр өчен зур бәйрәм булды. Булачак мәчет янына тантанага җыелган халыкның йөзләрендә шатлыклы елмаю чагыла. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Авыл инде бер гасырга якын мәчетсез яшәгән икән бит.
Һәм менә, ниһаять, авыл бер гасырга якын мәчетсез торганнан соң, изге йорт җиткерергә теләге һәм мөмкинлеге булган күркәм кеше табылган. Авылдашлары Ранис Шәрипов мәчет төзелешен тулысы белән үз өстенә алган. Булачак мәчеткә бик күп халык йөрер дип фаразлыйлар.
Ак яулыклы әбиләр дә авылның үз мәчете булачагына сөенеп бетә алмый.
Районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев изге эшкә уңышлы башлангыч теләде.
Туган җире хакына шундый күркәм гамәлләр кылучы, районыбызга да даими ярдәмнәр күрсәтеп килүче изге ниятле якташыбызга тантанада катнашкан муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Шушындый шатлыклы вакыйга алдыннан, мәчетнең нигезен салу эшләренә Ишки халкы ярдәмгә чыккан. Бинаның стеналарын күтәрү, түбәләрен ябу өчен эшмәкәр махсус белгечләр алып килә. Материалларын кайтарып та куйганнар инде. Димәк, эш озакка сузылмаячак. Шушы көнне үк тәһлил әйтеп, беренче борысларны да салдылар.
"Мәчете, чиркәве булган авылларда тормыш гөрли. Ишки төбәгенең дә киләчәге матур, эшләрегез гел уң булсын, авылыгыз тагын да күтәрелеп китсен",-диде ул, җирле халыкка мөрәҗәгать итеп. Мәчетле авылның тормышы, чыннан да, гөрләп торыр әле. Моңа кадәр мәктәп бинасындагы бер бүлмәне дин дәресләре алып бару өчен файдаланган булсалар, тиздән дәресләр оештыру һәм намазга йөрү өчен аларның да үз мәчетләре булачак бит. Әлеге шатлыклы вакыйга белән котларга килгән районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев әйтүенчә, яңа бина районыбыздагы 55нче мәчет булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев