Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май–иң яраткан ай

55 еллык гомеренең 37се мәдәният өлкәсенә багышланган аның. Андыйлар турында халыкта, "каешланган инде ул",-диләр. Әле шушы көннәрдә генә үзенең юбилеен билгеләп үткән Наилә Биктимерова Югары Ушма авылында Әминә һәм Хәйрулла Шакировлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Бөтен гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган әти-әнисе дүрт баласының берсенә дә өстенлек...

55 еллык гомеренең 37се мәдәният өлкәсенә багышланган аның. Андыйлар турында халыкта, "каешланган инде ул",-диләр. Әле шушы көннәрдә генә үзенең юбилеен билгеләп үткән Наилә Биктимерова Югары Ушма авылында Әминә һәм Хәйрулла Шакировлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Бөтен гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган әти-әнисе дүрт баласының берсенә дә өстенлек бирмиләр, артык иркәләп-назлап тормыйлар. Хәйрулла ага хезмәт тәрбиясенең иң яхшы ысул икәнен аңлый. "Хезмәтне сөяргә һәм белем алырга!" - атаның төп принцибы әнә шундый була. Балаларының барысы да югары белем алалар. Наиләдән башкалары педагогик белем алсалар, өлкән кыз исә мәдәният юлын сайлый. Сигезенче классны тәмамлагач, Алабуга мәдәният-агарту училищесына юл тота ул. 1975нче елда аны тәмамлый һәм ике ел буе туган авылында мәдәният йортында директор вазыйфаларын башкара. Казан дәүләт мәдәният институтының оркестр бүлегенең домра классында укый. 1981нче елдан бирле район мәдәният йортында методик бүлек җитәкчесе булып эшли. Яңа гасыр башында аңа директор вазыйфаларын ышанып тапшыралар. Районыбызның элеккеге җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин килгәч тә, әлеге мәдәният учагында ремонт эшләре башланып китә. Ул чорларны, нинди авыр булса да, Наилә ханым сагынып искә ала. Узган гасырның сиксәненче еллар башында район мәдәният бүлеген Валентина Брызгалова җитәкли. "Бик таләпчән, мәдәни җанлы, белемле, культуралы җитәкче иде. Директор булып эшләгәндә, аның киңәш-табышларының кирәге чыкты", - ди аның турында язмам герое. Кырык елга якын эшләү нәтиҗәсез узмаган. Хезмәтенең нәтиҗәле, абруйлы булуы аңа бирелгән күп санлы бүләкләрдә дә чагыла: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грамоталары, "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, республика конкурсларында яуланган җиңүләр, дүрт грант. Күптән түгел генә ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына да лаек булды. Ә бит аларның һәрберсенең артында иҗади эзләнүләр, мәдәнияткә тугрылык, армый-талмый хезмәт куюлар ята. Берара аның белән бергә эшләргә насыйп булды. Кушкан эшне карусыз, җиренә җиткереп башкару сәләте бар иде анда. Хезмәттәшләре дә аны эчкерсез, кайгыртучан, кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр иде. Мондый гүзәл сыйфатлары еллар узган саен арта гына бара. Гаиләсе белән дә бәхетле Наилә ханым. Тормыш иптәше Рафис белән ике малай тәрбияләп үстерделәр. Уллары бүгенге көндә эчке эшләр органнарында хезмәт итәләр. Олысы Рамил Чаллыда җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкарса, Ринатлары - башкалабызда. Рафис әфәнде дә инде утыз елдан артык район үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшли. Әңгәмәбез вакытында, Наилә ханымның календарьдагы 8нче май көнен яратуын белдем. Чөнки ул үзе дә, оныгы да шушы көнне туганнар, ире белән гаилә корып җибәргәннәр. Вакытында гаиләсендә бердәмлек, татулык булмаса, тынгысыз мәдәният тармагында эшләү җиңел булмас иде. Ире Рафистан, улларыннан рухи ярдәм алу аңа бу өлкәдә озак еллар хезмәт итәргә мөмкинлек биргән дә инде. Николай Зюрин Наилә Биктимерова. Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев