Һава шартлары бүгенгедәй торганда, кырга чыгарга да санаулы көннәр калып бара. Аграрийларның төп игътибары һәм көче язгы чәчүгә әзерлек эшләренә юнәлдерелгән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, быелгы кыр эшләрендә 353 данә трактор катнашачак. Аларның 77 % ремонтланган. Тырма агрегатлары тулысынча әзер, культиваторларны төзекләндерү 93 %, чәчкечләр 86...
Һава шартлары бүгенгедәй торганда, кырга чыгарга да санаулы көннәр калып бара. Аграрийларның төп игътибары һәм көче язгы чәчүгә әзерлек эшләренә юнәлдерелгән.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, быелгы кыр эшләрендә 353 данә трактор катнашачак. Аларның 77 % ремонтланган. Тырма агрегатлары тулысынча әзер, культиваторларны төзекләндерү 93 %, чәчкечләр 86 %, авыр тырмалар 61 %, агулау машиналары 82 % башкарылган.
"Трудовик-орлык" агрофирмасы, "Старый мельник" фермерлык хуҗалыгы һәм "Берсут" агрофирмасы хезмәтчәннәре инде бүгеннән үк тулы составта кырга чыгарга әзер.
Нет комментариев