Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш мәдрәсәсендә аш-су серләрен ачтылар

25 февраль көнне Мамадыш мәдрәсәсендә татар халкының милли ашларын әзерләү буенча кызыклы мастер-класс булды. Чараны Мамадыш мәдрәсәсе һәм "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы оештырды. Мастер-класска шәһәрнең 1нче номерлы мәктәп укучылары чакырылган иде. Аш-су осталары кызларга татар халык ашларын пешерү серләрен ачты, аларның барлыкка килү тарихын сөйләде. Мастер-класс барышында катнашучылар яңа белемнәрен...

25 февраль көнне Мамадыш мәдрәсәсендә татар халкының милли ашларын әзерләү буенча кызыклы мастер-класс булды. Чараны Мамадыш мәдрәсәсе һәм "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы оештырды.
Мастер-класска шәһәрнең 1нче номерлы мәктәп укучылары чакырылган иде. Аш-су осталары кызларга татар халык ашларын пешерү серләрен ачты, аларның барлыкка килү тарихын сөйләде. Мастер-класс барышында катнашучылар яңа белемнәрен гамәлдә дә сынап карый алды.
Оештыручылар киләчәктә әлеге чараны дәвамлы итәргә планлаштыра.
Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев