Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Лизинг-грант” эшли башлый

ТР Инвестицион үсеш агентлыгында эшмәкәрләр белән видео-элемтә оештырылды. агымдагы елда эшлиячәк программаларның тәртипләре белән таныштырдылар. Быел кече бизнеста субсидияләр бүлеп бирү тәртипләре бераз үзгәрәк булачак. "Лизинг-грант" программасы нигезендә субсидияләр узган ел 45 процентны тәшкил иткән булса, быел ул 40 процент кына бирелә. Эш башлаучы эшмәкәрләргә, ягъни рәсми рәвештә теркәлгәненә бер...

ТР Инвестицион үсеш агентлыгында эшмәкәрләр белән видео-элемтә оештырылды. агымдагы елда эшлиячәк программаларның тәртипләре белән таныштырдылар. Быел кече бизнеста субсидияләр бүлеп бирү тәртипләре бераз үзгәрәк булачак. "Лизинг-грант" программасы нигезендә субсидияләр узган ел 45 процентны тәшкил иткән булса, быел ул 40 процент кына бирелә. Эш башлаучы эшмәкәрләргә, ягъни рәсми рәвештә теркәлгәненә бер елдан артмаганнарга бер миллион сумга кадәр субсидия бүленә. 50гә кадәр хезмәткәре булганнарга иң югары сумма-өч миллион, ә хезмәткәрләренең саны 50дән дә артып киткәннәргә 10 миллион сумны тәшкил итәчәк. Эшчәнлекләре бер елдан артып киткән эшмәкәрләр һәм предприятиеләргә бирелә торган субсидиянең күләме үзләштерелгән техника яки җайланманың 30 проценты күләмендә бирелә. Тагын бер үзгәреш: документлар пакеты кыскартыла, ягъни бизнес-планнар Агентлык тарафыннан төзелгән форма нигезендә 4-5 бит күләмендә тутырылачак.
Июнь башында эшли башлаячак әлеге программада катнашу өчен шактый райондашларыбыз инде язылган. Тагын андый теләге булганнарга тулырак мәгълүматны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән яки агентлыкның сайтыннан алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X