Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Колышчыга юл такыр

Ике ел эчендә Чаллы-Казан трассасыннан авыл уртасына кадәр асфальт юл, елга аша күпер салу һәм Корман чишмәсен ремонтлау-бу 60 хуҗалыклы Колышчы авылы өчен күп түгелме?! Юк, күп түгел. Бу көнне Колышчы сабыр итеп, озак көтте. Юлсызлык авыл халкы өчен уңайсызлык тудыра: язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда йөрү бигрәк катлаулы. Ә бит...

Ике ел эчендә Чаллы-Казан трассасыннан авыл уртасына кадәр асфальт юл, елга аша күпер салу һәм Корман чишмәсен ремонтлау-бу 60 хуҗалыклы Колышчы авылы өчен күп түгелме?! Юк, күп түгел. Бу көнне Колышчы сабыр итеп, озак көтте.

Юлсызлык авыл халкы өчен уңайсызлык тудыра: язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда йөрү бигрәк катлаулы. Ә бит авылда яшәүчеләрнең йомышы әле хастаханәгә, әле район үзәгенә гел төшеп тора. Шәһәрдә яшәүче балаларның да кайтасы, әти-әниләренең дә шулай ук балалар янына барасы бар. Бүгенге көндә бик сөенеп, рәхмәт укып йөри колышчылар асфальт юлдан. Күпере дә-иң кирәкле объект. 1988нче елда салынганы кечкенә һәм тузган да иде. Зур һәм гасырларга җитәрлек итеп торгызылды ул. Районыбыз һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә авыл халкы бик рәхмәтле. Соңгы елларда авыллар яңара, төзекләнә. Су торбалары сузыла, колонкалар куела. Ә шулай да чишмәгә барып, су эчәсе, аның көмеш чыңын тыңлыйсы, көянтә-чиләк күтәреп су алып кайтасы, аның улакларында керләр чайкыйсы килә. Бу аһәңнәр безнең каныбызга сеңгән. 2011нче елда Колышчы авылының бер төркем әйдәп йөрүчеләре, авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин белән киңәшләшеп, элек-электән сабантуйлар уздырыла торган урынга урнашкан Корман чишмәсен ремонтларга булдылар. Борис Усачев, Алексей Солганов, Валерий Апушев һәм авылның барлык ир-атлары да булышып, чишмәне яңарттылар. Матур, җыйнак кына бура бурап, аның түбәсен ябып, стеналарын лаклап, утыргычлар урнаштырып, искиткеч чишмә ясап куйдылар. Гомумән, соңгы елларда Түбән Сон авыл җирлегенә кергән авыллар яңара, үзгәрә. Быел Түбән Сон мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясалды. Мәчет тирәсен рәшәткә белән әйләндереп алдылар. Күл чишмәсенә түбә ябылды. Шәхси хуҗалыклар да төзелеш эшләре алып бара. Шул ук Колышчыда шәһәрдә яшәүче урта яшьләрдәге ир-атлар дүрт йорт төзи башладылар. Мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, почталар булганда авыллар яши әле.

ВӘРӘКИЯ САФИНА

Түбән Сон авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X