Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләчәк үз кулыбызда

Кайда ялгыштык без? Алга таба да шулай барса, кая барып чыгарбыз без? Бу сорауларны хәзер күпләр бирә. Гөлия Насыйбуллина, Усали урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Болганчык заманда яшибез. Тирә-ягыбызны тәртипсезлек, әдәпсезлек, бозыклык, шәфкатьсезлек, битарафлык чолгап алган. Эчүчелек көннән-көн киңрәк колач җәя. Яшьләребез арасында наркомания, СПИД корбаннары көнләп түгел,...

Кайда ялгыштык без? Алга таба да шулай барса, кая барып чыгарбыз без? Бу сорауларны хәзер күпләр бирә.
Гөлия Насыйбуллина,
Усали урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Болганчык заманда яшибез. Тирә-ягыбызны тәртипсезлек, әдәпсезлек, бозыклык, шәфкатьсезлек, битарафлык чолгап алган. Эчүчелек көннән-көн киңрәк колач җәя. Яшьләребез арасында наркомания, СПИД корбаннары көнләп түгел, сәгатьләп арта.
Саннар дөньясына гына игътибар итик. Сан-сыйфатның көзгесе, диләр.
Татарстанда яшәүче халыкның 0,5 проценты гына эчмәүчеләр исәбенә керә. Рәсми статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә-3 миллион, Татарстанда 9 мең наркоман исәпләнә. Шунысы йөрәкне тетрәтә: наркоманнар арасында балалар һәм яшүсмерләр саны артканнан арта бара. Наркоманнарның 13 проценты-12-13 яшьлекләр, 60проценты-яшүсмерләр.
Әлеге чирнең яшәрүе бик аянычлы күренеш. Исерткеч, кешенең аңын томалаучы матдәләр куллануга һәвәслек-дәвалауга кыен бирелә торган авыру ул. Аның нәтиҗәләре кеше, җәмгыять, милләтнең физик, әхлакый һәм рухи сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра. Наркотиклар кешене юләрләндерә, аның баш миенә бик зур зыян сала, күңел күзен томалый. Наркоман кеше дөньяның рәхәтен, аның татлы минутларын бары тик наркотиклар кадап һәм тартып кына татый ала, аның өчен тормышның яме, мәгънәсе калмый. Андый затлар наркотиклар хакына хәтта әти-әнисен, дусларын сатарга, үтерергә дә мөмкин. Яшүсмерләр арасында наркоманлыкка каршы алып барыла торган көрәш шуны күрсәтә: пропагандалау файдалырак һәм күпкә арзанрак. Кайчак тәмәке тарту һәм аракы эчү бик үк зарарлы түгел, моның чамасын гына белергә кирәк, дигән фикерләр очрый. Әмма махсус тикшеренүләр күрсәткәнчә, сыра яки шәраб, аракы һәм сигаретлар, марихуана, башка тыелган наркотиклар куллану наркоманлыкка юл ача. Тәмәке тарту һәм аракы эчү нәтиҗәсендә организм наркотик матдәләргә күнегә. Чөнки болар-наркотик матдәләр куллануның беренче этабы.
Без ХХI гасырда яшибез. Тормыштан артта калган кешеләр генә наркотиклар турында уйлыйлар. Без, яшьләр, сәламәт яшәү рәвешенең киләчәктәге яктылык икәнен, бары сәламәт яшәү генә хыялларны тормышка ашырырга ярдәм иткәнен аңлыйбыз. Ә наркоман - ул гыйфрит, ул үз көченә ышанмый, аның киләчәге юк. Сак булыйк! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркомания, рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри. Бу афәтләргә каршы торыр өчен сиңа аек акыл, сәламәт рух кирәк. Киләчәккә карыйк! Киләсе буынның язмышы өчен без җаваплы. Дөньяда бәхетсез булуга караганда, бәхетле булу җиңелрәк. Шуңа күрә әти-әниләребезне, якыннарыбызны, дусларыбызны, укытучыларыбызны, тормышны яратыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев