Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләре йомшармаган

Районыбыз җитәкчелеге кичен билгеләнгән вакыттан соң балигъ булмаганнарның урамда йөрүләрен, кешеләр күп җыелып күңел ачу урыннарында булу-булмауларын даими контрольдә тота. Моны алар башкалардан таләп итеп кенә калмыйлар, үзләре дә рейдлар оештыралар. Дүшәмбе көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова кичке сәгать...

Районыбыз җитәкчелеге кичен билгеләнгән вакыттан соң балигъ булмаганнарның урамда йөрүләрен, кешеләр күп җыелып күңел ачу урыннарында булу-булмауларын даими контрольдә тота. Моны алар башкалардан таләп итеп кенә калмыйлар, үзләре дә рейдлар оештыралар. Дүшәмбе көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова кичке сәгать 10нан соң кафеларны, тәүлек әйләнәсе эшли торган сәүдә нокталарын, шәһәр урамнарын әйләнеп чыгалар. Алена Смирнова сүзләренә караганда, берничә яшүсмернең Җиңү Паркы һәм "Мамадыш АТП" җәмгыяте тирәсендә билгеләнгән вакыттан соң йөрүләренә тап булганнар. Шунысы сөенечле, аларга "Близнецы", "Диләрә", "Водолей", "Перекресток", "Ушма", "Форсаж" кафеларында балигъ булмаган яшүсмерләр очрамаган. Рейд барышында аракы сатуга да игътибар бирелгән. Бәхеткә каршы, югарыда телгә алынган кафеларда утыручылар сыра гына эчкәннәр. "Лель", "Фея" һәм "Яна" кибетләрендә дә бу мәсьәләгә җитди карыйлар икән. Рейдта катнашучылар әлеге сәүдә нокталарында булганда, кибеткә кереп сатучылардан ялынып-ялварып аракы сатуларын сораучы берничә адәмгә очраганнар. Әмма кибетчеләр үзләренең законнарны хөрмәт итүчеләр икәнлекләрен исбатлаганнар. Махмырдан азапланучылар, төрле ялганнар белән хәмер алырга теләүчеләр аларның күңелләрен йомшарта алмаганнар.

Николай Зюрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X