Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кайгыларым – үземнеке, Шатлыкларны бүлешик”...

Рәсимә Галиева: "Кайгыларым - үземнеке, Шатлыкларны бүлешик"... Китап-мәхәббәт бакчасының гөледер. Ятимлек ачысы да, шәхси тормыштагы фаҗигалар да шигырьләрдән саркып тора. Ләкин алар күңел җылысы, җан яктылыгы белән сугарылган. "Шигърият-ул күңелнең иң риясыз, самими хисләреннән үрелгән моң. Бу моңга ия кеше иң бай хәзинә хуҗасы, дип уйлыйм мин. Тәрбияләгән, белем биргән...

Рәсимә Галиева:

"Кайгыларым - үземнеке, Шатлыкларны бүлешик"...

Китап-мәхәббәт бакчасының гөледер. Ятимлек ачысы да, шәхси тормыштагы фаҗигалар да шигырьләрдән саркып тора. Ләкин алар күңел җылысы, җан яктылыгы белән сугарылган. "Шигърият-ул күңелнең иң риясыз, самими хисләреннән үрелгән моң. Бу моңга ия кеше иң бай хәзинә хуҗасы, дип уйлыйм мин. Тәрбияләгән, белем биргән укучыларымдагы иҗади башлангычны (ә ул һәр балада бар) үстерү, шул хәзинәгә якынайту - минем иң изге теләгем. Иманым камил: иҗатка тартылган күңелгә кер кунмый," - дип яза Рәсимә Галиева үзенең Чаллы типографиясендә табадан гына төшкән "Кылларың чиртәм әле" исемле тәүге китабында.

Шагыйрә Иске Комазан, Көек-Ерыкса мәктәпләрендә укытканда ничә бала йөрәгендә шигърият уты кабызган икән? Алар бихисаптыр. Раушания Хаҗиева, Амур Фәләх, Ләйсән Исхакова, Айгөл Карабаева, Алмаз Галиев - журналистика, шигърият мәйданында танылу алган шәкертләренең берничәсе генә. Ә Рәсимә үзе моннан утыз биш ел элек үк республика күләменә чыкса да, тыйнаклыгы белән күләгәдәрәк кала килде. Әдәби түгәрәгендә укучыларына иҗат серләрен төшендерде, аларны фәне буенча олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләде. Рәсимәнең китабында кызыклы гына бер фоторәсем бирелгән. 1979нчы елның 20нче ноябрендә Кукмарада төшерелгән ул. Анда яшь язучыларның республика семинары үткәрелгән иде. Рәсимә Галиева әлеге рәсемдә Туфан Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Илдар Юзиев, Сибгат Хәким кебек күренекле әдипләр янәшәсендә. Шагыйрәбез иҗаты әлеге семинарда югары бәяләнгән иде. "Рәсимә Галиева - хисләренә аран тар булганга кулына каләм алган җан," - дип яза җыентыкның кереш сүзендә күренекле шагыйрь, күп кенә әдәби бүләкләр иясе Рафаил Газиз. Укучыларына, авылдашларына мәшһүр язучылар, артистлар белән кызыклы, истәлекле очрашулар да бүләк итте ул. Хезмәте Россия Президентының гранты белән дә билгеләп үтелде. Ә иҗаттагы уңышлары өчен, Татарстан Язучылар берлеге һәм районыбыз хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә лаек булды. Китапка Рәсимә Галиеваның йөздән артык шигыре тупланган. Ә алар берничә тапкыр күбрәк әле. Яңа китапларыңны тагын көтеп калабыз, каләмдәшебез.

Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев