Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исерек аналы бала–ятим

Хатын-кызлар арасында эчкечелек артуы күңелемне борчый. Бу коточкыч галәмәткә нокта куйсак, тормышлар ямьләнер, киләчәгебез якты өметләргә тулы булыр иде. Фаягөл Талипова. Көек-Ерыкса авылы Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы хәбәр итүенчә, хәмер куллануга бәйле авырулар аркасында илдә һәр елны 500 меңгә якын кеше үлә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына...

Хатын-кызлар арасында эчкечелек артуы күңелемне борчый. Бу коточкыч галәмәткә нокта куйсак, тормышлар ямьләнер, киләчәгебез якты өметләргә тулы булыр иде. Фаягөл Талипова. Көек-Ерыкса авылы Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы хәбәр итүенчә, хәмер куллануга бәйле авырулар аркасында илдә һәр елны 500 меңгә якын кеше үлә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына карасаң, бу күрсәткеч кеше тормышы өчен гаять куркыныч булган күләмнән ике тапкырга зуррак. Тагын шунысын әйтергә кирәк, әлеге күрсәткечтән артып киткән һәр литр аракы ир-ат гомерен-11, ә хатын-кызларныкын 4 айга кыскарта. Белгечләр әйтүенчә, россиялеләрнең 3 проценты гына эчүен ташлый, анысы да вакытлыча гына. Хатын-кызларның ныклап аракыга үрелә башлавы безнең заманда яңалык түгел. Ул шулкадәр гадәти хәлгә әверелеп бетте ки, хәзер моңа игътибар итүчеләр күренми диярлек. Белгечләр хатын-кызлар арасында алкоголиклар барлыкка килүнең сәбәпләрен дә ачыклаган. Мисал өчен, хәерчелек, авыр эш шартлары, стресс, еш кына исерек ирләр арасында тору, фахишәлек, җинаятьчелек юлында йөрү, наданлык һәм чит кешеләр йогынтысына бирелү аларны шешәгә үрелергә мәҗбүр итә. Хатын-кыз алкоголизмы ир-атныкыннан куркыныч икәнен һәркем белә. Хәер, бу проблеманы кешесенә бүлеп карарга ярамыйдыр да. Шулай да хатын-кызларның алкоголь тәэсиренә тизрәк бирелүе-факт. Белгечләр аңлатуынча, хатын-кызларның ашказанында алкогольне таркатучы һәм эшкәртүче ферментлар ирләрнеке белән чагыштырганда азрак. Шул сәбәпле, алкоголь тизрәк канга эләгә һәм анда озаккарак кала. Нәтиҗәдә даими рәвештә исерткеч эчемлек кулланган хатын-кызның организмы һәрвакыт томандагы халәттә йөри, ә инде авырлы вакытта да эчүен ташламаса, булачак ана баласының тормышын карыннында ук җимерә дигән сүз. Алкоголь тәэсирендә хатын-кыз шәхесендә үзгәрешләр барлыкка килә, үзәк нерв системасы, бавыр бозыла. Алкоголь кардиосклерозы үсеш ала. Иң куркынычы-бу булачак балаларның алкоголизмы, патологиясе. Ирләрне эчкечелеккә илткән юл ун ел белән исәпләнсә, хатын-кызларныкы күпкә кыскарак: ике ел. Рәсми мәгълүматлар буенча, Русиядә бүген эчкечелек белән 4 миллионга якын хатын-кыз интегә. Ә рәсми булмаган чыганаклар хәбәр итүенчә, аларның саны биш миллионнан да ким түгел. Эчкече гомуми проблемага әйләнә. Исерек хатын бар кайгысы белән ялгызы кала, ул үзе дә тормыштан ваз кичә. Алкоголик хатыннар ирләргә караганда, ике тапкырга күбрәк очракта үз-үзенә кул сала икән. Ә бит хатын-кызлар, ирләр белән чагыштырганда, ярдәмгә ныграк мохтаҗ. Аяныч, аракы белән дуслашучыларның саны авыл җирендә дә елдан-ел күбәя. Эшсезлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч булмау-алкоголизмның чыганаклары. Иң кызганычы шунда: кеше үзенең эчкечегә әйләнгәнен сизми, мин хәмер коткысына бирелмәячәкмен, дип уйлый. Хатыннар эчкече булуларын яшерергә тырыша, шуңа да дәвалануга бик соң киләләр. Анда да күбесен гаиләсе, туганнары алып килә. Әйе, исерек хатын үзен генә түгел, гаиләсен дә сазга батыра. Юкка гына «Исерек ана белән балалар-ятим» дип әйтмиләр. Ә күп ятимнәрнең киләчәк тормышы аянычлы икәне көн кебек ачык: эчкечелек, наркомания, фәхишәлек, урлашу, үтерү... Бу проблеманы җиңү кешенең үзеннән тора бит, шуңа агуны авызга алганчы уйланыйк, мизгеллек рәхәтлеккә бирелеп, киләчәгебезне юкка чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев