Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иконалар изге сәфәрдә

Июльнең 3-7 көннәре православие динен тотучылар өчен зур вакыйга белән истә калыр. Мамадыштагы Изге Ксения Римляныни чиркәвенә Владыка Викентий гозере белән Ташкент Епархиясеннән Блаженная Старица Матрона Московская (аның калдыкларында изгеләндерелгән Покров кисәкчекләре белән) һәм могҗиза тудыручы Скоропослушница (19нчы гасырда Афон тавында ясалган) иконалары килде. Һәр көнне иртәдән кичкә чаклы бирегә...

Июльнең 3-7 көннәре православие динен тотучылар өчен зур вакыйга белән истә калыр. Мамадыштагы Изге Ксения Римляныни чиркәвенә Владыка Викентий гозере белән Ташкент Епархиясеннән Блаженная Старица Матрона Московская (аның калдыкларында изгеләндерелгән Покров кисәкчекләре белән) һәм могҗиза тудыручы Скоропослушница (19нчы гасырда Афон тавында ясалган) иконалары килде. Һәр көнне иртәдән кичкә чаклы бирегә дингә ышанучылар агымы тукталмады, алар үзләренең кайгылары белән уртаклаштылар, рухи һәм тән сихәте алдылар. Иконалар Казан Епархиясе буйлап 24нче майдан бирле йөриләр инде. Мамадыштан алар Алексеевскка юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев