Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике күрше кара-каршы

Кешеләр арасында агрессив, нервлы, күзләре ачулы адәмнәр көннән-көн арта бара. Урамнан узганда игътибар белән карасаң, елмаеп сөйләшеп торучыларны, рәхәтләнеп кычкырып, чын күңелдән көлүче кешеләрне очрату бик сирәк күренеш. Юкәче авылында кара-каршы яшәүче ике күрше менә ике ел полиция юлын таптыйлар. Моңа кадәр тату, дус, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәннәр. Моннан ике ел...

Кешеләр арасында агрессив, нервлы, күзләре ачулы адәмнәр көннән-көн арта бара. Урамнан узганда игътибар белән карасаң, елмаеп сөйләшеп торучыларны, рәхәтләнеп кычкырып, чын күңелдән көлүче кешеләрне очрату бик сирәк күренеш. Юкәче авылында кара-каршы яшәүче ике күрше менә ике ел полиция юлын таптыйлар. Моңа кадәр тату, дус, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәгәннәр. Моннан ике ел элек Настя үзенең кечкенә генә, бер яклы йортына чираттагы "тормыш иптәшен" кертә. Тавыш шул вакыттан башлана. Карап торышка бик чибәр, матур гәүдәле ирнең кайда эшләвен ничек кенә тырышсам да белә алмадым, кайдадыр шабашкада эшли, диделәр. Югыйсә, һәр эш урынының адресы була. Ике ел үтсә дә, йортның урам як тәрәзәләре алдына рәшәткә дә тотып куя белмәве, мунча җиткерү турында уйлап та карамавы күренеп тора. Теләсә кемгә барып мунча керәләр, ишегалларына керсәң, котың чыга. Минем сүзләрем ничек кенә авыр булмасын, сезгә дөреслекне кем дә булса әйтергә тиештер. Халык бездә бик тырыш, эшчән бит. Күп кенә гаиләләр 3-4 сыер, бозаулар, көтүе белән сарык, йөзәрләгән кош-корт асрап, балаларын укыта, йорт җирен төзәтә, кирәк-ярагын ала. Ә бу гаиләдә сыңар тавык та юк. Көч-куәтләре ташып торган ике яшь кешенең шул рәвешле яши алуына шаклар катасың. Өзлексез Мамадыш юлын таптап Настя әлбәттә эш көннәрен дә калдыра, тик моңа җитәкче нигәдер күз йомып килгән. Балаларны гаиләдәге ызгышка да катыштырасың килми, алар янында телеңне җыярга тырышасың, ә бу ана белә торып ике күрше арасындагы талашка ике баласын да тарта. Күршедә тормыш иптәше Елизавета белән фермер К.Павел яши. Үз җире бар, 30га якын дуңгызы, сыерлары, бозаулары, кош-кортлары. Үз җире булгач, бу тырыш гаиләнең әлбәттә үз техникалары: "Нива" комбайны, "Беларусь" тракторы, берничә машинасы. Комбайн урамда тыкрыкта тора. Беркемгә комачау итми, күрше йорт бакчасына кадәр 18 метр буш ара, димәк рәхәтләнеп техника үтеп йөрерлек җир бар. Тик мул тормышта, рәхәтләнеп эшләп, гадел яшәүче бу гаилә күршеләренә ошамый. Китә полициягә бер-бер артлы шикаять. Нигә техника тыкрыкта тора имеш? Өендә солярка саклый, машинасы тулы ягулык тора, бөтен авыл күккә оча, дип шикаять яза. Бер ел гел су ташыган, икенче ел тик торган машинага ягулык каян килде микән соң? Солярка сатып ята, дип тә яза. Мылтык тотып атарга керде дип язган, үзеңне киек каз яки аккош, дип уйлау матур нәрсә. Кеше ни уйламас, уйлап сөйләшергә кирәк. Кеше кадәр кеше атарга, дип кергән булса, ата ул, Настя, күзеңә күренгәндер. Әмма мылтык сакланган сейфны пәрәвез сарып бетергән. Мине кыйнады, асфальт буйлап өстерәп йөрде, ирем белән улым шаһит, дип язган санап бетергесез шикаятьларның берсендә. Нәрсә дип тотасың, сине өстерәп кыйнаганнарын карап торган ирне янәшәңдә?! Синең белән минем гәүдә Аллага шөкер, эскерт хәтле, кечкенә, җыйнак гәүдәле Павелның, сине яки мине өстерәп йөрүен күз алдыма китерәм дә, рәхәтләнеп көләм, безне тракторга тагып өстерәтә алсалар гына, бигрәк чама хисең юк инде, Настя. Мине бер якны гына яклап язуда гаепләмәгез, чынлыкта эшләр шулай. Ике ел буе бер гаепсез көе (чөнки тикшерүләр фактларын расламый) полиция юлын таптау коточкыч хәл. Фактлар расланмый икән, нигә полиция тикшерү белән килеп бу гаиләне даими борчып тора? Нигә яла якканы өчен бу хатынга бернинди чара күрелми, тикмәгә яндырылган бензин бәясен, полиция хезмәткәренең бушка узган эш көнен аннан түләтмиләр, андый статья бар. Һаман саен аның бернинди нигезсез шикаятьләрен тикшереп аны үсендерәләр? Бүгенге көндә 8 кибән куйган Павел, икенче покос печәне өлгергән, аны чабасы, эшли башлаган сараен, каралты-курасын җиткереп бетерәсе, алган урманын кисәсе бар. Ашлыгы өлгергән, аны урырга кирәк, ә ул район юлын таптый. Һәрхәлдә, фермерга ниһаять тынычлап эшләргә мөмкинлек бирерләр, булышырлар, ике елга сузылган мәгънәсез талкуларга нокта куелыр, эшләр, яшәр өчен туган гаиләгә ярдәм кулы сузырлар, дип уйлыйбыз. Ташып торган энергияңне файдалы эшкә җигәргә иде сиңа, Настя.

Миләүшә Хәйруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев