Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ихтыяр көчен эшкә җик

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы 31нче майны 1988нче елда Бөтендөньяда тәмәкесез көн дип игълан итте. Ул биргән мәгълүматларга караганда, Россиядә тәмәке тарту белән бәйле авырулардан ел саен 300 меңнән артык кеше үлә. Бу юл-транспорт һәлакәте, СПИД, наркотиклар кулланып җан тәслим кылучыларга караганда да күбрәк. Шуңа күрә мини-сорашуда без "стажлы" тәмәке тартучыларга...

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы 31нче майны 1988нче елда Бөтендөньяда тәмәкесез көн дип игълан итте. Ул биргән мәгълүматларга караганда, Россиядә тәмәке тарту белән бәйле авырулардан ел саен 300 меңнән артык кеше үлә. Бу юл-транспорт һәлакәте, СПИД, наркотиклар кулланып җан тәслим кылучыларга караганда да күбрәк. Шуңа күрә мини-сорашуда без "стажлы" тәмәке тартучыларга мөрәҗәгать иттек. Маннур Сафин, район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе: -30 ел тәмәке тарттым. Әлеге яман гадәтемне ташларга улым булышты. Санаторийда ял иткәндә кулыма тәмәкенең организмга зыяны турында 90 биттән торган текст тоттырды. Укып чыктым да, үз алдыма максат куйдым-бүтән тартмаска! Үз ихтыяр көчем белән тормышымның сыйфатын яхшырттым. Өч ел инде тәмәке белән "дус түгел". Башкаларга да компанияләрдә хәтта кызыксынып та тәмәкене авызга алмаска киңәш итәм. Олег Рылов, муниципаль район Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы урынбасары: -Беренче тапкыр тәмәкене моннан 25 ел элек, студент чакта тарта башладым. Дөресен әйтәм: моны ничек ташларга микән дип озак баш ваттым. Өлкәннәрнең дөрес һәм яхшы киңәше булышты. Гафу итү якшәмбесендә җиңел котылдым мин яман гадәтемнән. Елдан артык тартмыйм, ютәл бетте. Чыннан да сәламәт яшәү рәвеше тормышны яхшы якка тиз үзгәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X