Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиде йозак артында

87нче һөнәри көллияттә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркоманиягә каршы көрәш чараларын үткәрү район мәктәпләренә үрнәк булырлык. Районда бүгенге көндә егерме җиде наркоман исәпләнә. "Бу-айсбергның өсте генә. Кимендә бишкә тапкырларга кирәк,"-ди табиб-нарколог Илсур Аппаков. Бу саннарга бит әле Дегетле колониясендә хөкем срогын узучылар керми. Фән-техника прогрессы алга киткән саен, наркотиклы матдәләрнең...

87нче һөнәри көллияттә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркоманиягә каршы көрәш чараларын үткәрү район мәктәпләренә үрнәк булырлык. Районда бүгенге көндә егерме җиде наркоман исәпләнә. "Бу-айсбергның өсте генә. Кимендә бишкә тапкырларга кирәк,"-ди табиб-нарколог Илсур Аппаков. Бу саннарга бит әле Дегетле колониясендә хөкем срогын узучылар керми. Фән-техника прогрессы алга киткән саен, наркотиклы матдәләрнең төрләре дә арта бара. Аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш хезмәте тәкъдиме белән күп кенә даруларны аптекалардан ирекле сату тыелды. Бу бездә ничек тормышка ашырыла соң? Районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында әлеге мәсьәлә беренче булып тикшерелде. "Рецептларның бирелешен контрольдә тоту буенча район үзәк хастаханәсендә комиссия эшли. Операцияләр вакытында кулланылган даруларның ампулаларын юк итү дә әлеге комиссия контролендә. Табиблар аны наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешен күзәтү буенча Федераль хезмәтнең ТР Алабуга районара бүлегенә алып баралар. Бу эш шунда, алар күзәтчелегендә тормышка ашырыла. Ә рецептлар аптекада өч елга кадәр саклана,"-диде Илсур Аппаков. Комиссия утырышында 87нче һөнәри көллияттә профилактик эш алып бару да игътибар үзәгендә булды. Быелгы уку елында мөгаллимнәр составы психолог белән тулыланган. Укучылар белән наркоманиягә каршы Интернет дәресләр үткәрелә. Соңгы ике елда медицина күзәтүләре үткәргәндә наркотик матдәләр кулланучылар ачыкланмаган. Көллияттә хокук бозуларны кисәтү буенча совет та эшли. Актив укучыларга өстәмә стипендияләр түләнә. Китапханә методик кулланмалар, махсус әдәбият белән тулыланып тора. Бүгенге көндә көллият "Уңышка юл" республика конкурсында катнашырга әзерләнә. Киләчәктә әлеге уку йорты районыбыздагы волонтерлык хәрәкәтенең, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүнең үзәгенә әйләнергә мөмкин. Бу тәкъдимне комиссия утырышын алып барган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова кертте.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев