Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык әйтсә, хак әйтә

«Халык контроле» проекты эшли башлаганга шактый вакытлар узды инде. Заманча техникалар белән яхшы «мөнәсәбәтләрдә» булганнар мондый алымның отышлы юл икәнлеген чамалап өлгерделәр. Үзеңне борчыган сораулар белән хәзер турыдан-туры республикага мөрәҗәгать итәргә була. Электрон юл белән җибәрелгән сорауларга тиешле органнардан җавап бирәләр. Әлеге хезмәтләр турында мамадышлыларга ни дәрәҗәдә мәгълүм? Моны махсус...

«Халык контроле» проекты эшли башлаганга шактый вакытлар узды инде. Заманча техникалар белән яхшы «мөнәсәбәтләрдә» булганнар мондый алымның отышлы юл икәнлеген чамалап өлгерделәр.

Үзеңне борчыган сораулар белән хәзер турыдан-туры республикага мөрәҗәгать итәргә була. Электрон юл белән җибәрелгән сорауларга тиешле органнардан җавап бирәләр. Әлеге хезмәтләр турында мамадышлыларга ни дәрәҗәдә мәгълүм? Моны махсус сайт сөйли. Бик уңайлы бит: Интернет челтәренә керәсең дә, үзеңне кызыксындырган, җаныңны әрнергә мәҗбүр иткән теләсә нинди соравыңны язып куясың. Эчтәлегенә карап, сорауларны хәл итүне тиешле органнарга юллыйлар. Һәм көт тә тор: синең проблемаң да хәл ителми калмаячак (дөрес, мәсьәлә «тузга язмаган» булмаган очракта). Тик шулай да, безнең Мамадыш районында яшәүчеләр бу уңайдан бик үк активлар димәс идем. Август аенда «Халык контроле»нә нибары ике райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Әйтик, берәү кәрәзле телефон аша сөйләшү сыйфатыннан зарланган булса, икенчесе Соколка авылында урман буендагы санкцияләнмәгән чүплекнең көннән-көн киңәюе хакында хәбәр итә. Ике мөрәҗәгать тә «Эшләнә» статусында. Димәк, проблемалар хәл ителәчәк дигән сүз. Моңа дәлил итеп башка районнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең статусларын китерергә мөмкин. Кайберләре эшләнү стадиясендә булса, арада инде хәл ителгәннәре дә шактый күренә. Аларына «Карар кабул ителде» статусы бирелгән. Сораулар килә тора, карарлар чыгарыла бара. «Халык контроле» халык арасында әкренләп киң кулланылыш ала.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев