Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хакимнәргә халык киңәше

"Халык почтасы" проекты Мамадыш муниципаль районында югары даирәләрнең халык белән аралашуы өчен үтә күренмәле каналларның берсенә әверелде. Идарә итү фәненең аксиомасы түбәндәгечә: кире элемтә юк икән, димәк нәтиҗә дә булмаячак, дигән сүз. Бездә, исә, халык белән "Халык почтасы" аша аралашу көндәлек эштә мәҗбүри, дип исәпләнелә. Тормыштан күренгәнчә, бу җитәкчегә тәэсири...

"Халык почтасы" проекты Мамадыш муниципаль районында югары даирәләрнең халык белән аралашуы өчен үтә күренмәле каналларның берсенә әверелде. Идарә итү фәненең аксиомасы түбәндәгечә: кире элемтә юк икән, димәк нәтиҗә дә булмаячак, дигән сүз. Бездә, исә, халык белән "Халык почтасы" аша аралашу көндәлек эштә мәҗбүри, дип исәпләнелә. Тормыштан күренгәнчә, бу җитәкчегә тәэсири көч, бурычларын профессиональ үтәргә этәргеч бирә. 2010нчы елда муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән барлыкка килгән "почта" кичекмәстән хәл ителергә тиешле катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә ярдәм итә. Мамадышта "Халык почтасы" тартмалары кешеләр күп йөри торган урыннарда - район үзәк хастаханәсендә, муниципаль район советы һәм башкарма комитеты бинасында, "Олимп" спорт комплексында, "Магнит" кибетләрендә, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында, базарда урнаштырылган. 2010нчы елның ике кварталында мөрәҗәгатьләрнең "тыгызлыгы" алдагы өч айлыкта даирәнең халык белән аралашуын тагын да көчәйтте. Район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесенең шәхси кабул итүләреннән тыш башка каналлар да эшләп китте. Район җитәкчелеге даими төстә хеэмәт коллективлары, авыл активы белән очрашулар уздыра. җирле телевидениедән туры эфирлар оештырыла башлады. Бер генә сорау да җавапсыз калмый. Ә инде ныклап тикшерүне таләп итә торганнарына махсус хезмәтләр белгечләре алына. Район Советы аппараты җитәкчесе Сергей Поляков сүзләренә караганда, моннан 4-5 ел элек мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге торак, автобуслар хәрәкәте, сәламәтлек саклау өлкәсенә караган булсалар, бүген аларның саны кими бара. Чагыштырып карагыз: 2010нчы елның октябрь-декабрь айларында 74 мөрәҗәгать кабул ителсә, былтыр ел дәвамында - 130, ә агымдагы елның беренче кварталында - 15. Бүген дә аларның тематикасы үзгәрми, ләкин характерлары үзгәрәк. Кешеләр күп очракта проблемаларны хәл итү буенча үзләренең тәкъдимнәрен җиткерәләр. Димәк, алар вакыйгалар барышына битараф түгелләр. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: халык икътисад, шулай ук социаль әһәмияттәге мәсьәләләр турында хәбәрдар. "Халык почтасы"ның популярлыгына килгәндә, аңа ул мөрәҗәгатьләрнең анонимлыгы бәрабәренә иреште. Чөнки нәтиҗә дә бер генә-карарлар оператив һәм конкрет төстә кабул ителә. Беркемгә дә сер түгел, яхшы команда булдыру өчен, аңа үз эшләренең чын осталары тупланган булу зарур. Иң мөһиме - бу халык арасындагы фикердәшләр. Югары даирә белән халык арасында "коструктив диалог" бара икән, һәр кешенең тормышында нинди дә булса үзгәреш көтелә. Бәлки, барысы да язганның ихласлыгына ышанмыйдыр, ләкин миндә илебезнең гражданнар җәмгыятенә әверелүенә шик юк. Өйдән башланган җаваплы гражданлык позициясенә нигезләнгән җәмгыятькә.

Наталья Якимова "Халык почтасы"на чираттагы гозер. Алексей Шишмагаев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X