Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хаҗияләр теләге

Быел изге хаҗ сәфәрендә 11 якташыбыз булып кайтты. Анда алган кичерешләре хакында хаҗияләр "Ак калфак" хатын-кызлар клубы әгъзаларына да сөйләделәр. Шәһәребез мәдрәсәсендә алар белән очрашу узды. Хис-кичерешләрен сөйләргә барысы да килә алмаган. Ерак юлдан соң сырхаулап торучылар бар икән. "Изге урыннарда шулхәтле күңелгә рәхәт. Анда тормыш мәшәкатьләрен онытып, изге гамәлләр...

Быел изге хаҗ сәфәрендә 11 якташыбыз булып кайтты. Анда алган кичерешләре хакында хаҗияләр "Ак калфак" хатын-кызлар клубы әгъзаларына да сөйләделәр. Шәһәребез мәдрәсәсендә алар белән очрашу узды. Хис-кичерешләрен сөйләргә барысы да килә алмаган. Ерак юлдан соң сырхаулап торучылар бар икән. "Изге урыннарда шулхәтле күңелгә рәхәт. Анда тормыш мәшәкатьләрен онытып, изге гамәлләр генә кыласы килә. Догалар кылдык, намазлар укыдык. Башкалар да куркып тормасыннар, барсыннар",-ди Нәсимә Миңнеханова. Алар фикеренчә, иң яхшысы бу урыннарга бераз яшьрәк вакытта бару. Инде өченче тапкыр хаҗ гамәле кылган 76 яшьлек Сәтига апа Рәхимова: "Бу сәфәрем дә бик ошады. Күтәреп кенә йөрттеләр дип әйтергә мөмкин",- диде. Хаҗияләр мөселман кардәшләренең барысына да әлеге фарыз гамәлне үтәргә язсын, дип теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев