Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гүзәлия+Илдус=мәхәббәт

Галимовлар гаиләсе быел түгәрәк даталарга бай. Көзен әбиләре Миңкамалга-80, ел азагында уллары Илшатка 20 яшь тула. Гүзәлия Вафа кызы белән Илдус Габделбәр улының икесенең дә 55 яшьлек юбилейлары. Иң истәлеклесе-бергә гаилә корып яши башлауларына 25 ел. Гаиләдә бердәнбер бала булса да, Илдус ул вакытта Алабуга шәһәрендә эшли иде. Нечкә күңелле,...

Галимовлар гаиләсе быел түгәрәк даталарга бай. Көзен әбиләре Миңкамалга-80, ел азагында уллары Илшатка 20 яшь тула. Гүзәлия Вафа кызы белән Илдус Габделбәр улының икесенең дә 55 яшьлек юбилейлары. Иң истәлеклесе-бергә гаилә корып яши башлауларына 25 ел. Гаиләдә бердәнбер бала булса да, Илдус ул вакытта Алабуга шәһәрендә эшли иде. Нечкә күңелле, авылны яратучы Гүзәлия, ялгыз яшәүче әти-әниләре хакын хаклап, Илдусны кире туган авылына кайтып яшәргә күндерде. Авылыбызның тыныч һәм иркен почмагында мәһабәт йорт җиткерделәр, мал-туар асрап, авылда тормыш итә башладылар. Илдус "Уңыш" күмәк хуҗалыгына инженер-механик булып урнашты. Хуҗалыклар берләшкәч, 10 ел район кулланучылар системасында эшләде. Бүгенге көндә ул-Россия дәүләт иминиятләштерү компаниясенең мактаулы хезмәткәре. Сеңелем Гүзәлия биш бала арасында артык нечкә күңелле кыз булып үсте. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, кулына укытучы дипломы алгач, Түбән Яке мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлады. Тормыш юлында зур сынаулар үтәргә туры килде аңа. 102 яшьлек әбиебезне яшь баладай тәрбияләп соңгы юлга озатышты. Яман шеш авырулы әтиебез соңгы көннәренә кадәр әни белән аның тәрбиясендә булды. Әниебезнең күзләре күрми башлагач, Казанга алып барып операция ясатканнан соң, аны тәрбияләр өчен авылга кайтып, туган мәктәбендә эшли башлады. 85 яшьлек әниебезне, ике ел буе урын өстендә яткан абыебызны да бер дә авырсынмый тәрбияләште сеңелебез. Гүзәлия инде 30 ел туган мәктәбебездә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Соңгы 5 елда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Үзенең фидакарьлеге, сабырлыгы һәм гадилеге, кешелеклелеге белән хезмәттәшләренең, укучыларның, әти-әниләрнең, авылдашларының, туганнарының олы хөрмәтенә лаек ул. Гаилә-хатын-кыз патшалыгы. Гүзәлия дә үзенең төп бурычы итеп балалар тәрбияләүне, ояда җылы мохит булдыруны санады. Илдус белән Гүзәлиянең бәхет җимешләре булып кызлары Гөлназ, уллары Илшат үсеп җиттеләр. Алар берсеннән-берсе зирәк, уңган, акыллы, тәртипле. Икесе дә мәктәптә гел "5" ле билгеләренә генә укыдылар. Гөлназ Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, Яр Чаллы шәһәр хакимиятенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге баш белгече. Уллары Илшат Кама дәүләт инженер-икътисад академиясенең икенче курсында "бик яхшы" билгеләренә генә укый. Группа җитәкчесе, иптәшләренә ярдәмчел егет. Теләге-ныклы әзерлекле белгеч һәм әти-әнисенең төп таянычлары булу. "Балалар өчен иң яхшы тәрбия чарасы- гаиләнең сәламәт тормыш рәвеше алып баруы, шәхси үрнәк. Әби-бабайлы йорт балалар үстерү өчен икеләтә җайлы. Әбиебез Миңкамал белән 25 ел бергә гомер итәбез. Олы кеше-өйдә йозак. Ишегебезнең бикле булганы юк. Кайнаган чәйгә, җылы өйгә кайтып керәбез,"-ди Гүзәлия. Миңкамал апа, өлкән яшьтә булуына карамастан, бер дә тик тормый. Үзенә һәрчак шөгыль таба. Берсен дә догадан калдырмый. Менә шулай тырыш хезмәт куеп, артык дөнья кумыйча, булганына шөкер итеп, тыныч, тату гомер итә бездә Галимовлар гаиләсе. Бәхетле, имин көннәр сезгә, туганнарым!

Зимфия Габидуллина. Түбән Сон авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев