Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гемоглобин түбәнәйсә

Кемдер гемоглобин түбән булганга акбур ашый, ә кемдер акбур ашаганга гемоглобин түбән дип әйтә. Бу фикернең кайсы дөрес? Минем гемоглобин да түбән, акбур да ашыйм. Моннан ничек арынырга? Кайсы табибтан ярдәм сорарга? Нинди тикшеренүләр узарга? Люба. Сорауга район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибы Марат Гыйлаев җавап бирә: -Гемоглобин түбән булганда кешенең...

Кемдер гемоглобин түбән булганга акбур ашый, ә кемдер акбур ашаганга гемоглобин түбән дип әйтә. Бу фикернең кайсы дөрес? Минем гемоглобин да түбән, акбур да ашыйм. Моннан ничек арынырга? Кайсы табибтан ярдәм сорарга? Нинди тикшеренүләр узарга? Люба. Сорауга район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибы Марат Гыйлаев җавап бирә: -Гемоглобин түбән булганда кешенең тәм, ис тою хисе үзгәрергә мөмкин. Аның ризык булып саналмаган әйберләр: акбур, теш порошогы, күмер, кызыл балчык, ком, боз ашыйсы килә. Ис тою үзгәрсә, башкаларга начар тәэсир итә торган исләргә хисчән була. Мәсәлән, бензин, керосин, ацетон, лак, буяуларга. Акбур ашыйсы килсә, гемоглобин белән беррәттән кандагы кальций микъдары да тикшерелсә, яхшы булыр. Акбур ашыйсы килүнең сәбәбе гемоглобин түбән булганга дип саныйсыз икән, аның түбәнәюенең сәбәбен табарга һәм дәваланырга кирәк. Тикшерүне һәм дәвалануны үзегезнең гомумпрактика табибыгыз аша башкара аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X